QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән кешеләрнең транспорт картасы 22 ноябрьдән эшләми
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу турында сертификаты булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең ташламалы транспорт карталары эше туктатылачак.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сөйләде.
Шуңа бәйле рәвештә, вакцина алу һәм прививка ясатырга ярамау турында сертификаты булган кешеләрнең транспорт картасы эше туктатылмаячак. Хәзер республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинация өчен медицина каршылыгы турында QR-код эшли, диде Егоров.
«Декабрь ае өчен үз транспорт карталарына акча салган кешеләрне тынычландырасым килә — транспорт картасының гамәле барлык чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак», — дип искәртте спикер.
Элегрәк коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы Татарстанның җәмәгать транспортында QR-кодны тикшерү хакында сөйләгән иде.