Чиләбе өлкәсе чик буе территориясенең бер өлешен Башкортстанга бирә
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе чик буе территориясенең бер өлешен Башкортстан Республикасына бирәчәк. Әлеге карар Россия Федерациясе субъектлары — Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы арасындагы чикләрнең урынын тасвирлау турындагы килешүдә беркетелгән.
Бу хакта « Башинформ » агентлыгы Дәүләт Җыены — Башкортстан Корылтае матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә безнең республика өчен зур тарихи әһәмияткә ия территория бар. Бу урыннарда XVIII гасырда Тәкәй авылы (башкорт халкының милли герое Салават Юлаевның Ватаны) булган. Фәнни даирәдә аның төгәл урыны турында әле дә бәхәсләр бара. Мәгълүм булганча, 1773-1775 еллардагы Крестьяннар восстаниесеннән соң Шайтан-Көзәй волостенең барлык авыллары диярлек тулысынча яндырыла», — дип искәртте Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев.
Толкачев сүзләренчә, шуңа да карамастан, кайбер документлар һәм археологик табылдыклар эзләү даирәсен тарайта. «Галимнәр фикеренчә, тарихи әһәмияткә ия урыннар шул исәптән Чиләбе өлкәсе чик буе территориясенең бер өлешен дә колачлый. Күршеләр белән консультация үткәргәч һәм сөйләшүләр алып барганнан соң әлеге җирләрне Башкортстанга бирү турында килешүгә ирешелде», — диде Константин Толкачев.
Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе арасындагы административ-территориаль чикнең урынын (аның гомуми озынлыгы 1330 километр тәшкил итә) тасвирлау эше тәмамланган, диелә хәбәрдә.