Мәҗит Гафури театры аутист балалар турында документаль спектакль әзерли
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында гадәти булмаган социаль проект — спектакль-терапия әзерләнә. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, премьера 2 һәм 3 декабрьгә планлаштырылган. Әлеге документаль спектакль аутист балаларның әти-әниләре сөйләгән берничә тарихка нигезләнгән. Спектакльдәге җиде герой төрле шәһәрләр һәм илләрдә (Уфа, Салават районы, Мәскәү, Казахстан, Шотландия) яшәсә дә, барысын да уртак проблема берләштерә: аларның гаиләләрендә аутик спектры бозылган балалар үсә. Спектакльнең башкортча атамасы — «Балам» (Бәлам сүзе сызылып язылган). «РАС-сказы» пьесасының авторы Виктория Емелева һәм режиссер Илшат Мөхетдинов үзләре дә өч яшьтә аутизм диагнозы куелган бала тәрбияли. Пьеса иҗат итү процессында геройлар белән күп сәгатьлек интервью яздырылган.