Казанда «Без - 20 миллион» бөтенроссия иҗат конкурсы җиңүчеләренең ике концерты була
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Без - 20 миллион» Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләрнең ике концерты узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Беренче концерт 17 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кичәнең хөрмәтле кунаклары булачак. Икенче концерт 18 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак. Концерт онлайн форматта була. Журналистларны концертка аккредитацияләү Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залының массакүләм матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендә Daniil.Plaksin@tatar.ru почтасы аша яки +7(927)031-04-42 телефоны буенча башкарыла.