Бельгиядә татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиядә талантлы татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Иҗат кичәсе рәссамның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә талантлы рәссам иҗаты, аның сәнгать мирасы турында Бельгиядә яшәүчеләргә җирле татар оешмасы активистлары сөйләде. Әлеге иҗат кичәсенә Казаннан «Сәйдәш» бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин килде. Алар матур сәхнә костюмнары һәм милли биюләре белән Гүзәл Макудинова тәрбияләнгән татар халкы рухының төсмерен бирде. Сүз уңаенда, өч Европа теленә тәрҗемә ителгән автобиографик повестьта рәссамның биюче булырга хыялланганы язылган, бигрәк тә аның күзаллаулары балет белән бәйле булган. Рәссам вафатыннан соң аның мөлкәте белән идарә иткән «Guzel Makudinova, veuve Amalrik» Европада татарларның иң актив булган asbl «Tatars in Belgium» оешмасын сәнгать коллекциясе варисы итеп сайлый. Шулай итеп, татар рәссамы Гүзәл Макудинова-Амальрикның картиналары һәм кайбер шәхси әйберләре «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасы карамагына күчә.