Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 16.11.2021

Сахалиндагы иң беренче татар оешмасы - «Туган тел» үзәге юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Сахалинның иң беренче татар оешмасы — «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның беренче җитәкчесе — Зәкия Вәлитова. «Туган тел» үзәге татар халкының бай тарихы, мәдәни, рухи традицияләре белән горурлана. Ул Сахалин өлкәсендә яшәүче татар халкының милләтара тотрыклылыгын һәм милли үзенчәлеген саклап калу максаты белән эшли, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты . Оешма җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Сахалинның беренче татар оешмасы барлык кыенлыкларны да җиңеп чыкты... Читать дальше...

«Наше время-Безнең заман» фестиваленең гала-концерты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала — концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларга, шулай ук предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләренә әлеге проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без бу эшнең бик уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Эшче яшьләр... Читать дальше...

Чаллыда ковидтан прививка ясау турында ялган белешмә язучыларны тотканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы сырхауханәләрнең берсендәге ике хезмәткәр дәүләт хезмәтләре сайтына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүмат керткән. Моның өчен алар 2 мең сум акча алган. Медицина хезмәткәрләреннән мондый «хезмәт» сатып алучылар вакцинация турында сертификатлы булган. Бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары ачыклый. Хәзерге вакытта полицейскийлар автокалада... Читать дальше...



Казанда мошенниклыкта гаепләнгән адвокатны үтерүчеләрне эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 12 ноябрьдә Казанның Чапаев урамында урнашкан йортларның берсендә пычак кадалган 36 яшьлек ир-атның мәетен табалар. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, мәрхүм — элеккеге адвокат Павел Боровков. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана, хокук сакчылары потенциаль үтерүчене эзли. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Адвокат Павел Боровковның ялган... Читать дальше...

Илшат Гафуров: Казан лингвистик саммиты тел гыйлеме таләпләрен аңларга мөмкинлек бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн-саммиты заманча тел гыйлеме таләпләрен, трендларын ачыграк һәм тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирүен әйтте. «Глобаль дөньяда тел төрлелеге» дигән лингвистик саммитта төрле дискуссия мәйданчыкларында дөньяның иң яхшы фәнни казанышлары белән танышу гына түгел, яңа уртак проектлар булдыру өчен шартлар да тудырыла», — диде ул саммит ачылышында. Лев Толстойның оныгы Владимир Толстой билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Блогер Ләйлә Лерон рус аудиториясен татар дөньясы белән таныштыру тәҗрибәсен сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Блогер Ләйлә Лерон социаль челтәрләрдә рус телле кулланучыларны татар дөньясы белән таныштыру тәҗрибәсен уртаклашты. Блогер аккаунтын русча алып бара, чөнки аның аудиториясенең бер өлеше рус телле, башкалары — татар телле. Комментарийда татарча язсалар, блогер аларга җавапны татарча биргәнен әйтеп узды. «Минем рус аудиториясе татар милләте, аның мәдәнияте белән кызыксына башлады. Мин кешеләрне шуңа өндим. Рус кешеләренең телен сындыра-сындыра татарча аралашырга тырышканын күрәм»... Читать дальше...

Казан метросында QR-кодлар тикшерү өчен контролерлар җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Метроэлектротранс» оешмасы метрополитен станцияләрендә QR-кодларны тикшерү өчен тиз арада контролерлар җыя. Тикшерүчеләр Керем җыю һәм хәрәкәт дирекциясендә эшләячәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте Telegram-каналында. «Эш графигы - 2/2. Вакыты - 6.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр яки 12.00 дән 24.00 сәгатькә хәтле. Хезмәт хакы — 20 000 сум, QR-код булу мәҗбүри», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Контролерлар булып эшләргә теләүчеләргә... Читать дальше...

Алёна Батуллина: Тирәнтен темалар татар журналистларына кызыклы түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллина татар журналистларына анлизларга һәм күп казынырга кирәк булган темалар кызыксыз дип саный. Ул мисал итеп былтыр башкарылган «Авазлар» проекты турында сөйләде. «Авазлар» — үткән заманнарда язылган текстларны гади кешеләр тарафыннан акрын гына укудан гыйбарәт. «Аны Нурия Фатыйхова дигән галимә эшләде. Ул Мәскәү татары, ләкин телне белми. Соңгы елларны анда татарлык хисе уянып китә һәм ул бик тирән... Читать дальше...



Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты. Президиумның яңартылган составына Ямал-Ненец автономияле округы, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре губернаторлары — Дмитрий Артюхин, Игорь Бабушкин һәм Александр Дрозденко, Тула өлкәсенең Узлов районы башлыгы Марина Карташова һәм Төньяк Осетия — Алания Республикасы башлыгы Сергей Меняйло кертелгән. Читать дальше...

Батулла: Зәки Вәлиди хатирәләреннән татар икәне аңлашыла, әмма ул үзен башкорт ди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан китап нәшриятында Башкортстан республикасына нигез салган сәясәтче, тюрколог Әхмәтзәки Вәлиди истәлекләре китап булып — «Әхмәтзәки Вәлиди. Хатирәләр» атамасы белән басылып чыкты. Китапны төрекчәдән татарчага тәрҗемә иткән Рабит Батулла фикеренчә, хатирәләрдән аның татар булуы аңлашыла. «Әхмәтзәки Вәлиди үзен татар дип язмый, ләкин аның ике томын укып чыккан кеше аңларга мөмкин: ул татар кешесе инде үзе, мишәр дип әйтик инде, ләкин ул Башкортстан Республикасын төзүче буларак... Читать дальше...

Үзбәкстанның Бохара татарлары бер көндә ике бәйрәм уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар берьюлы ике бәйрәм уздырды. Татар мәдәнияте көне һәм Халыкара толерантлык көненә багышланган концерт шәһәрнең 5нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә үткән. Бәйрәмне Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни-агарту үзәге оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге. Милли үзәк рәисе Равил Зәбиров сәламләү сүзендә катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын котлады. Читать дальше...

«Россия электрон мәктәбе» порталында кытай теле буенча уку курсы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштырылган. Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм 243 дәрестән тора. Фән курсы «Фонетика һәм иероглификаның кереш курсы», «Танышу һәм тамаша», «Минем дусларым һәм танышларым», «Гаилә һәм йортым», «Вакыт һәм һава торышы», «Кулинария һәм туклану культурасы», «Якты гардероб һәм тышкы кыяфәт»... Читать дальше...

«Бердәмлек» журналисты этнографик диктант турында: Татар-башкорт турында гына белү аз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?» дигән язмасы чыкты. 1 — 7 ноябрьдә самаралылар «Халыклар күп — ил бер генә» девизы астында узучы Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде. Быел да Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган этнографик диктантта төрле милләт вәкилләре катнашты. Читать дальше...

Татарстан Президенты: Энергетикада цифрлаштыру – безнең республика өчен актуаль тема

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында энергетика өлкәсендә цифрлы трансформация мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов Ассоциация утырышлары кысаларында төрле юнәлешләрдә цифрлаштыру буенча кызыклы проектлар каралуын билгеләп үтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Читать дальше...

Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылының Үзәк мәчете ачылуга 35 ел тулды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасында Похвистнево районы Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә 35 ел тулуга багышланган язма чыкты. «Мәчетләр — эшләп, халык намазларга йөреп торсын», — дип яза Шамил Мамышев Мәчәләй авылыннан. Советлар чорында гыйбадәтханә төзү җиңел эш булмаган, билгеле. Мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә рус теленә күчерелгән, татар теленә игътибар кимегән, хәтта җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган... Читать дальше...

Түбән Новгородның Камка авылы имам-хатыйбы булган Абдулкадер Кәримов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы Камка авылы имам-хатыйбы Абдулкадер Кәримов вафат булуын хәбәр итте. Мәрхүмне 15 ноябрьдә җирләгәннәр. «Үзгәртеп кору җилләре белән туган авылы Камкага иман нуры алып килгән, Тарихи мәчетне җирле мөселманнар кулланышына кайтарган һәм авылдашларының рухи ихтыяҗын озын-озак еллар имам-хатыйб вазифасында канәгатьләндереп торган Абдулкадер хәзрәт Кәримовны бүген соңгы юлга озаттылар», — дип язылган газета хәбәрендә. ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Аргентинаның Россиядәге илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентина Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Аргентина арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 500 мең долларга җитте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарстан ... Читать дальше...

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук көчле җил һәм буран булыр дип фаразлана. Чәршәмбе көнне, 17 ноябрьдә, төнлә температура -8…-3 градус, көндез -3…+2 градус була. Кар һәм юеш кар явачак. Буран һәм көч җил исүе фаразлана. Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, төнлә -16.. -11 градус, көндез -4..+1... Читать дальше...

Түбән Камада Николай Лемаевның тууына 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды

Tatar-inform.tatar 

(Түбән Кама, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Түбән Камада Николай Лемаевның тууына 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре, нефть химиясе тармагы ветераннары, көллият студентлары һәм педагоглар, химикларның яшьләр һәм профсоюз берләшмәсе, шулай ук шәһәр халкы катнашты, дип хәбәр итә « Түбән кама районы рәсми сайты ». «Шәһәр һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзегәндә, шундый күренекле кешеләр булуы белән без бәхетле. Шунысы куанычлы... Читать дальше...

Чүпрәледән Петр Мускатинов кул көрәше буенча җиденче тапкыр Татарстан чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Туган як »). 12-14 ноябрьдә Теләче районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булды. Бу ярышларда Чүпрәледән Петр Мускатинов катнашты. 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә ул беренче урынны алды һәм шул рәвешле җиденче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исеменә ия булды. Чемпионатның тантаналы ачылышында Петр Мускатиновка Россиянең спорт мастеры билгесе һәм таныклык тапшырылды.  27 ноябрьдән 3... Читать дальше...

Азнакай авылларында яшәүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Таңсылу Саниева). Азнакай авылларында яшәүчеләр узган атнада ГТО нормативларын тапшырды. 11 һәм 12 ноябрь көннәрендә хөкемдарлар, район спорт идарәсе вәкилләре Сарлы, Тымытык, Урманай авылларында һәм Җиңү бистәсендә булдылар. Анда мәктәп укучылары үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар. «Мондый чаралар башка авылларда да уздырылачак. ГТО нормалары 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, соңгы айда гына да 1500дән артык азнакайлы тапшырды», ... Читать дальше...

Зәй егете «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының суперфиналы призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). «Артек» Халыкара балалар үзәгендә мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. 12 ноябрьдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Суперфинал призерларының берсе — Зәйнең 4 нче мәктәбенең X сыйныф укучысы Максим Петров. «Зур тәнәфес» конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында IX–XI сыйныф укучылары өчен тормышка ашырыла. Читать дальше...

Сарман районының Илексаз мәктәбе укучылары 500 кедр агачы утырткан

Tatar-inform.tatar 

(Сарман, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Сарман »). Сарман районының Илексаз авылында «Мин кедр белән үсәм» акциясе үтте. Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттылар. Чарада район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты, диелә хәбәрдә. «Үсентеләрне алуда авылыбыз егете Илдар Нәбиуллин ярдәм итте. Бу урында киләчәктә матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез. Узган ел, күктән караганда, „Илексаз“ сүзен укырлык итеп яшь наратлар утырткан идек... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсмены из Росгвардии стали призерами соревнований по велоспорту в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Андреева рассказала о своих планах на предстоящий матч с Соболенко во Франции


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве арестовали бывшего замглавы Росприроднадзора по делу о мошенничестве





Путин в России и мире
Москва

Путин заявил, что Москва рада приросту исламского населения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко продемонстрировали сборку фюзеляжей МС-21 на Иркутском авиазаводе, Минск проявляет интерес в работе с ОАК




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве силовики сорвали вечер памяти Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати отреагировал на слухи о возвращении Starbucks в Россию



Москва

Журналистка случайно устроила стриптиз в прямом эфире ТВ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net