Татарстан мәктәпләрен саклауга 1,1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе елда барлык дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклауга 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма республика бюджетына салынган.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклау өчен 1,1 млрд. сум каралган. Эш хосусый сакчылык предприятиеләре тарафыннан башкарылачак. Элегрәк бюджет проектында беренче һәм икенче категория мәктәпләрне саклауга 340 млн сум күләмендә акча билгеләгән идек. Хәзер барлык муниципалитетлар һәм өченче категорияле мәктәпләр өчен исәпкә алынды», — дип сөйләде ул үз чыгышында.
Депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 елларга бюджет турында закон проектына кергән төзәтмәләрне карады. Республика Министрлар Кабинетыннан 498 төзәтмә керде, аларны Финанс министрлыгы башлыгы тәкъдим итте. Бу төзәтмәләр шартлы рәвештә берничә өлешкә бүленгән, аларның икенчесе аерым норматив хокукый актлар кабул итү, бүленгән бюджетны арттыру һәм ТР бюджетының аерым чыгымнары буенча акчаларны яңадан бүлү белән бәйле.
«Бюджет чыгымнарын арттыру бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы күләмен ел саен 5,5 млрд. сумга арттыру белән бәйле. Министрлар Кабинетының тиешле карары кабул ителде. Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие алучылар саны арту сәбәпле, 2022 елда — 2 млрд. сум, 2022 елны цифрлаштыру елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә, цифрлаштыру чараларын финанслауга — 1 млрд. сум күләмендә акча каралган», — дип билгеләп үтте Гайзатуллин.
2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы планлы вакытка бюджет күләме турындагы закон проектын депутатлар 25 октябрьдә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында беренче укылышта кабул итте.