Миләүшә Айтуганова: «Исәнмесез?» фильмын татарлар яшәгән һәр төбәктә күрсәтергә кирәк
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Исәнмесез?» фильмы татарлар яшәгән барлык төбәкләргә барып җитәргә тиеш. 18 ноябрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга . «Фильмны прокатка чыгаруда өч этап була.18 ноябрьдән 27 райондагы 86 ноктада күрсәтәбез. Икенче этап — коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда күрсәтү. Кинотеатрларга тәкъдимнәрне җибәрдек. Өченче этап — Россия төбәкләрендә татар диаспораларына күрсәтү. Бу фильмны татарлар яшәгән барлык төбәктә күрсәтергә кирәк дип уйлыйм», — ди ул. Аның фикеренчә, икенче этап гыйнвар-февраль айларында туры килер. Аннан соң Россия төбәкләренә чыга: «Без татар диаспоралары белән сөйләштек. Төбәкләр фильм белән эшләргә әзер вакытта, аны күрсәтә алачак», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.