Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 252 очрагы расланган
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 252 очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авырулар белән элемтәдә булып эләктергән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. «85 кеше хастаханәгә салынган, 167 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. 252 очракның 178е — Казанда, 13е — Чаллыда, тугызы — Нурлат районында, сигезе Түбән Кама районында ачыкланган. Алабуга һәм Спас районнарында — алты, Чистайда — биш, Биектау һәм Лаеш районнарында дүртәр кеше авырый. Өч яңа пациент Алексеевск, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында, икешәр — Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында теркәлгән. Азнакай, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лениногорскида берәр зарарлану очрагы ачыкланган. Шулай итеп, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле 36 305 татарстанлыда авыру ачыкланган,аларның 29 859ы инде терелгән. Узган тәүлектә 493 кеше савыккан. Татарстанда беренче вакцинацияне 1 950 940 кеше үткән, аларның 1 429 874е икенче прививка ясаткан инде.