Апаста унҗиденче тапкыр узган «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
(Апас, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Апас-информ »). Апас район мәдәният йортына «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе узды.
Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды һәм Әниләр көненә багышланды.
Концерт төрле авыллардан һәвәскәр җырчыларны, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Гаиләләре, хезмәттәшләре, дуслары белән җырлаучылар да булды.
«Ике моң –2021» бәйгесендә гран-прига Кече Болгаердан Фәнил Низамов һәм Рания Низамова ия булды.