ЮХИДИ бозлавык һәм буран вакытында юл кагыйдәләрен үтәргә һәм сак булырга өнди
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе куркынычсызлык чаралары турында искәртә.
Машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән иң зур тизлек белән түгел, ә һава шартлары һәм юлларның торышын исәпкә алып куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлектә йөрергә тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә.
Машина салонында булган бөтен кеше иминлек каешын эләктерергә тиеш. Автоутыргычтагы 12 яшькәчә балаларны машинаның алгы утыргычында, ә 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычта йөртергә кирәк.
Җәяүлеләрнең дә сак булуы сорала, юлны бары яшел утка гына чыгу зарур. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.
ТР ЮХИДИ барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм бик игътибарлы булырга чакыра.