МГИМО профессоры татар тарихы турында онлайн лекциягә чакыра
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә (дүшәмбе) сәгать 16.00дә МГИМОда милләтебезнең тарихына багышланган «Татарлар һәм Татарстан» лекциясе узачак. Лекцияне танылган тарихчы, МГИМОда укытучы профессор Илдар Әхтәмҗан алып бара. Лекцияне онлайн яисә офлайн форматта тыңлау өчен регистрация үтәргә кирәк.