Белгечләр: Коронавирусның «омикрон» штаммы кичекмәстән төрле яклап өйрәнүне таләп итә
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусның яңа штаммы «омикрон» борчу тудыра һәм тиз арада төрле яклап өйрәнүне таләп итә.
Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Новосибирстагы «Вектор» үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Яңа „омикрон“ вариантының S-аксым генында бик күп мутацияләр бар. Яңа геновариантка хас булган кайбер мутацияләрнең иммунитетка каршы тора алуы билгеләнә», — ди белгечләр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, яңа штамм чыннан да куркыныч тудыра, кичекмәстән төрле яклап өйрәнүне таләп итә.