Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 33 548 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә 33 мең 548 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.
Бу хакта, инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән « РИА Новости » хәбәр итә.
«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең 33 548 очрагы расланган, шул исәптән клиник симптомнарсыз 2127 очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә.
Узган тәүлектә 1224 кеше үлгән, 30 646 кеше дәваланган.
Иң күп зарарланган кешеләр Мәскәүдә — 3086, Санкт-Петербургта — 2072, Мәскәү өлкәсендә — 2046 теркәлгән. Иң аз авыручылар Чукоткада (алты) теркәлгән.