Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Әниләр көне белән котлады
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге аккаунтларында әниләр көне уңаеннан котлау сүзләре язган. «Һәр кешегә дә газиз булган әниләргә иң изге теләкләр телим! Исәнлектә-саулыкта, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп итсен», — дип язган Республика җитәкчесе.
Ул әниләргә шалтыратырга, котларга, беркайчан да аларның кәефен төшермәскә өнди.