Татарстанда тагын 10 кеше ковидтан үлгән
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Covid-19 вирусы Татарстанда 10 кешенең гомерен өзгән. Вирус экспертиза вакытында идентификацияләнгән, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз, дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Дүрт ир-ат Һәлак булган (1946, 1954, 1941 һәм 1944 елларда туган) һәм алты хатын-кызның гомере өзелгән (1943, 1957, 1936, 1935, 1959 1952 елларда туган). Хәзерге вакытка коронавирус 1164 татарстанлының үлеменә сәбәпче булган.