Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Марс Тукаев: «Милли тормыш һәм дин» форумы Россия мөфтиятләре өчен үзара аралашу мәйданы

0
Марс Тукаев: «Милли тормыш һәм дин» форумы Россия мөфтиятләре өчен үзара аралашу мәйданы

Бөтендөнья татар конгрессы 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйтүенчә, әлеге форум Россия киңлекләрендә булган бик күп мөфтиятләр өчен бердәнбер үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, күрешү өчен бер мәйданчык булып тора.

«Әлеге форумны беренче тапкыр 2010 елда уздырган идек. Имамнарыбыз, мөфтиләребез арасында «ни өчен безне җыялар икән», дигән шикләнү булды. Исемлекләр кыенлык белән җыелган иде, ләкин узган дәвер эчендә алар ел әйләнәсендә шушы форумны көтеп ала. Иң өлкән делегатыбыз – Марий Эл республикасыннан 1937 елда туган (87 яшь) Данил хәзрәт Фәйзрахманов, иң яшь делегатыбыз – Удмуртия республикасыннан 2003 елда туган (21 яшь) Алмаз хәзрәт Абдуллин», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр барлыгы 77 төбәктән меңнән артык дин әһеле катнашуы көтелә. «Пленар утырышта Казан имамнары белән берлектә 1100 катнашучы булачак. Ерак Көнчыгыш федераль округына кергән төбәкләрдән бары тик Чукоткадан гына татар дин әһеле юк, калган барлык субъектлардан дин әһелләребез катнашачак. Камчатка, Сахалин, Саха (Якутия), Амур, Хабаровск, Бурятия, Калининград һ.б. төбәкләрдән», - диде конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Ул ел саен катнашучылар географиясе киңәюен әйтте. «Быел Запорожье өлкәсе һәм Кабарда-Балкар республикасыннан дин әһелләребез беренче тапкыр форумга киләчәк. Иң зур делегация – Башкортстаннан, барлыгы 112 кеше була. Бу табигый да, миллионнан артык милләттәшебез яшәгән, мәчет-мәхәллә, мәдрәсәләр ягыннан Татарстаннан кала, икенче урында булган төбәгебез ул», - диде Марс Тукаев.

«Һәр төбәккә алар сораган квоталарны бүлеп бирү мөмкин түгел, чөнки Россиядә мәчет-мәхәлләләр саны бик күп. Ләкин исемлекләр яңарып тора. Быел катнашучылар арасында яшь имамнарыбыз күбрәк булачак. Форум кысаларында Россиядә игълан ителгән Гаилә елында имамнарыбыз арасында үрнәк гаиләләрне күрсәтәчәкбез. Буыннан-буынга тапшырылган, дин өлкәсендә хезмәт иткән шактый гаиләләр бар. Аларның инде өченче-дүртенче буыннары имам булып хезмәт итә», - дип өстәде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ерак Көнчыгышта Гарифуллиннар гаиләсен атап үтте.

«Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, икесе дә имам вазифаларын үти. Шунысы да куанычлы: алар балаларын Балтач районы Борбаш интернат-мәдрәсәсендә укыта. Балтачтан Бикбаевлар гаиләсен беләбез. Мөхәммәт Бикбаев та үрнәк булырдай гаиләнең нәсел дәвамчысы, аның бабасы Балтач түбәтәе тегүчесе булган. Бабасы да, әтисе дә, үзе дә мәдрәсәнең шәкерте буларак, имам вазифасын үтәргә әзерлекле шәхесләр», - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Под заселение по реновации с начала года передали 20 жилых комплексов


Спорт в России и мире
Москва

В новой Москве соревновались нештатные формирования


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Россиянка Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA в Рабате


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии ТЭК для достижения национальных целей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Союзное государство – сила двух суверенных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Охранник Зеленского предлагал Киеву сдаться в первые дни СВО


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Спектакль Бутмана и Хабенского пройдет на Moscow Jazz Festival



Москва

Лидер движения «Всеармянский фронт» Аршак Карапетян 24 мая 2024 года встретился с членами Координационного совета российско-армянских организаций России и политологами

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net