Республика клиник хастаханәсендә Чаллыда газ шартлаган фатир хуҗасы үлгән
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика клиник хастаханәсендә Чаллыда газ шартлаган фатир хуҗасы үлгән. Республика клиник хастаханәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат интенсив терапия палатасында яткан. Табиблар атна дәвамында аның гомере өчен көрәште, әмма бүген төнлә сәгать өчтә Чаллы кешесе үлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә Чаллының Татарстан урамындагы биш катлы йортларның берсендә шартлау булды. Нәтиҗәдә 22 яшьлек кыз һәлак булды. Ике бала һәм өлкән яшьтәге ир-ат имгәнде.