Чүпрәле яшьләре «Наше время — Безнең заман» фестиваленең финалында чыгыш ясаячак
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәрендә эшләүче яшьләр арасында «Наше время — Безнең заман» телевизион фестиваленең йомгаклау зона этабы узды. Фестивальдә Чүпрәле районының эшләүче яшьләре дә катнашты, дип яза районның матбугат хезмәте. «Бию юнәлеше (ансамбльләр) номинациясендә чүпрәлеләр «Бездә шулай, сездә ничек?» номеры белән чыгыш ясады. «Бию юнәлеше (кече формалар) номинациясендә «Джигитлар» биюе башкарылды. «Музыкаль юнәлеш (ансамбльләр) номинациясендә «Чамрак чух» җыры башкарылды. «Музыкаль юнәлеш (кече формалар) «Горур халкым татар» җырын Салават Юсупов башкарды һәм Айгөл Каюмова «Мин ышанам сиңа, горур Казан «җыры белән чыгыш ясады. «Дан минуты» номинациясендә халык уен кораллары ансамбле «Эх, разгуляй» иҗади номерын тәкъдим итте. Барлык номинацияләр буенча чүпрәлеләр 1нче урынны яулап, 12-13 ноябрьдә Казанда узачак республика этабына уздылар.