Башкортстанда Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда татар телендә укыту-методик комплекслар авторы Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды. Фәүзия Казыханова - халык мәгарифе отличнигы, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты, хезмәт ветераны, татар телендә укыту-методик комплексларның авторы. Бүгенге көндә ул Башкортстан Республикасының Дүртөйле авылында гомер итә. Узган ел Фәүзия ханым үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды, диелә хәбәрдә.