«Яшь килен» проектының бишенче сезоны башланды
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа бишенче сезонын башлады. Кичә Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Санитар-эпидемиологик вәгыятьне исәпкә алып, бу юлы «Яшь килен» проекты күбесенчә онлайн форматта узачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге проектта Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә илледән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Свердловск өлкәсе, Первоуральск, Ульяновск, Сарапул, Уфа, Пятигорск, Оренбург, Борай районы, Төмән, Екатеринбург, Чабаксар, Чиләбе, Мәскәү, Петрозаводск, хәтта Казахстан кызлары бар. Киләсе очрашу 19 октябрьдә узачак. Анда «Иман нуры» имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров кызларга, шәригать һәм гаилә психологиясе күзлегеннән чыгып, ирне дөрес сайлау турында сөйләячәк.