Татарстанда тагын 101 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыруның 101 яңа очрагы теркәлгән, бар кеше дә чирне аралашу юлы белән йоктырган. «36 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда — 46, Чаллыда — 16, Чистай районында — 7, Нурлат районында — 6, Азнакай районында — 4, Тукай районында 3 кешенең авыруы ачыкланган. Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтештә икешәр, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Саба районнарында берәр кеше чир йоктырган. 13 октябрьгә Татарстанда Covid-19 коронавирусының барлыгы 28 136 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 23 843 кеше, шул исәптән 110 кеше узган тәүлектә, авырудан терелгән. Барлыгы 151 862 кешегә вакцина ясалган (үсеш — 15 015), шуларның 972 564е икенче прививка алган.