Петрозаводск мөселман үзәгенә күренекле дин эшлеклесе Соламбәк Евлоев исеме бирелде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Петрозаводскида Ислам үзәгендә узган җыелышта Карелиянең беренче мөфтие Висам Али Бардвил ризалыгы белән республиканың мөселман үзәгенә күренекле дин эшлеклесе Соламбәк Евлоев исемен бирү турында карар кабул ителде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Соламбәк Евлоев Карелия Республикасы Диния нәзарәтенең хәзерге рәисе Әбдел-Азиз хәзрәт Дятконың рухи остазы булды. Искәртеп узабыз, Әбдел-Азиз Дятко – Беларусь Республикасында туган, хәрби хезмәткәрләрнең югары аерымлык формасы булган баш киеме иясе һәм Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Мәхәллә кешеләренең бердәм фикере буенча, Карелия Республикасының төп мәчете функциясен башкара торган ислам үзәгенә Соламбәк Евлоев исемен бирү Төньяк Кавказда һәм Россия Федерациясендә традицион исламны торгызу өчен күп эш башкарган олпат мөселман галиме һәм эшлеклесенә шәхси хөрмәт күрсәтү. Соламбәк Евлоев Совет чорындагы репрессияләргә карамастан, яшерен рәвештә, тормышын куркыныч астына куеп, дин кешеләрен Коръән укырга, намазга өйрәтте. Аның шәкертләре бүген Россиянең төрле төбәкләрендә динара тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклап, рухи өлкәдә хезмәт куя, диелә хәбәрдә.