Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» форумында катнашу өчен Мәскәүгә килде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашачак, шулай ук «Лукойл» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ җитәкчелеге белән очрашу уздырачак. Моннан тыш, РФ энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашу планлаштырылган.