Ковидка каршы чикләүләрне үтәүне контрольдә тота торган оешмалар исемлеге билгеле
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика хакимияте ковидка каршы таләпләрне үтәүне контрольдә тоту буенча эш алып бара ала торган ведомстволар исемлеген бастырды: Татарстанның Эчке Эшләр министрлыгы; Росгвардия; Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы; Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы; Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы; Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы; Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы; Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты; Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты; Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе; Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшереп торуын тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе; Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе; Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе; Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты.