Казанда коронавирус һәм гриппка каршы вакцинацияләүнең яңа пункты ачыла
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Камалиев проспекты 26/12 адресы буенча «Сбербанк» офисында яңа вакцинация пункты ачылачак. Ул эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, Пушкин урамы, 4 адресы буенча урнашкан «Сбербанк»тагы вакцинация пункты эш режимын озайтачак: биредә казанлылар 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр вакцина ясата алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Шулай ук «Мега» сәүдә үзәге янында, элеккеге җәйге кафе территориясендә урнашкан вакцинация пункты эшен дәвам итә. Ул көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Казанлылар элеккечә үк мәдәният йортларында да прививка куйдыра ала. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә дүшәмбе-шимбә көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли.