Казанда Россия югары уку йортлары ректорлары теология мәсьәләләре турында сөйләшәчәк
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 14-15 октябрь көннәрендә Казанда «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференциянең кысаларында төп эш юнәлешләре булып илнең рухи иминлеге, динара татулык, дәүләт һәм дин арасындагы багланышлар, дин тотучыларның гражданлык үзенчәлекләре, мәдәни күптөрлелекне саклау, студент-теологның фәнни-тикшеренү фикерләү культурасын формалаштыру, фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре торачак. "Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе" конференциясенең пленар утырышы 2021 елның 14 октябрендә “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында иртәнге сәгать тугызда узачак. 15 октябрьдә Халыкара фәнни-гамәли конференция чаралары Россия Ислам институтында дәвам итәчәк. Конференциядә урынга килеп тә, читтән торып та катнашып булачак. Пандемияне исәпкә алып, кайбер экспертлар конференция эшенә Фәнни-белем бирү теология ассоциациясенең (НОТА) http://nota-theology.ru/ адресы буенча урнашкан сайты аша кушылачак, диелә хәбәрдә.