КФУ профессоры Казанда җылы һава торышы сакланачагын әйтте
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь аеның өченче декадасы башланганчыга кадәр Казанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
«Алдагы декадада, 12-21 октябрьдә, Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Казанда җылы һәм уңайлы һава торышы саклана. Тәүлеклек уртача күрсәткечләр климат нормасыннан 4 градуска югарырак булачак», — дип хәбәр итте тикшеренүче.
Метеоролог сүзләренчә, мондый һава шартлары «каплап алган югары антициклон йогынтысы» белән бәйле. Ул 13-14 градуслы җылы көндезге һава температурасын бик югары дип атады. Шул ук вакытта төнлә +6 дан +8 градуска кадәр була.
«Хәзер тәүлеклек һава температурасы 6 градуска якын булырга тиеш. Чынлыкта бу күрсәткеч 9,5–10 градус тәшкил итә», — диде галим.