Covid-чикләүләр сәбәпле Татарстанда читтән эшләү вакансияләр саны 1,5 тапкырга арткан
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда җәмәгать урыннарына кергәндә QR-кодлар күрсәтү таләбе эшли башлады. Гражданнарның аерым категорияләре өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән, 65 яшьтән өлкәнрәк булган пенсионерларның үз-үзләрен изоляцияләү таләбе кергән. Яңа Covid-чикләүләр хезмәт базарында чагылыш тапты, дип хәбәр итә SuperJob сервисы матбугат хезмәте. Аерым алганда, 12 октябрьгә читтән торып эш белән тәэмин ителгән вакансияләр саны аларның гомуми саныннан 9,7 процентка җиткән. Март ае белән чагыштырганда, читтән торып эш урыннары саны 1,5 тапкыр арткан — ул чакта алар өлешенә базарның 6 проценты гына туры килгән. 2017-2019 елларда коронавирус пандемиясе башланганчы, мондый тәкъдимнәр республикада 1-2 проценттан артмаган. «Татарстанда бер ай эчендә курьерлар өчен тәкъдимнәр саны шулай ук үсте, алар 16,9 процентка артты. Узган ел шул ук чорда вакансияләр саны үзгәрмәгән иде диярлек», — дип искәртә аналитиклар.