Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 06.09.2021

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август нәтиҗәләре буенча Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән Федерация субъектлары башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды. Экспертлар бәяләвенчә, ТР Президенты уртача 8,14 балл җыйган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,89 балл) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (8,54 балл) узып киткән. Моннан тыш, беренче бишлеккә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (7,70 балл) һәм Санкт-Петербург... Читать дальше...

Равил Гайнетдин Гәрәй Рәхим вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) вафаты сәбәпле кайгысы уртаклашу белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Олуг иҗатчыбыз гаиләсе, якыннары һәм бар милләтебезнең кайгысын уртаклашам. Чын халыкчан язучы, гүзәл әхлакый мәгънәле җырлар авторы, балалар әдибе буларак, Гәрәй Рәхим шәхесе халык күңелендә һәрвакыт сакланыр. Читать дальше...

Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар. Метеорологларның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның... Читать дальше...



Казанда бер кондуктор автобус эчендә егылып башын җәрәхәтләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер кондуктор автобус эчендә егылып башын җәрәхәтләгән. Гадәттән тыш хәл узган шимбә иртәсендә булган. Автобуста төшерелгән кадрларда кондукторның салон буйлап баруы күренә. Кайсыдыр мизгелдә җәмәгать транспортын Hyundai автомобиле кистереп үтә. Нәтиҗәдә, шофер кисәк тормозга басарга мәҗбүр була. Автобус салоны буйлап барган кондуктор, тотынып калырга өлгермичә аркасы белән идәнгә егыла һәм башын бәрә. Шунысын да искәртик: бу вакытта автобуста 20гә якын пассажир булган. Читать дальше...

Гәрәй Рәхим белән хушлашу мәрасиме иртәгә Камал театры янында була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында булачак. «Бәхилләшү 10.00 сәгатьтә, рәсми өлеш 10.30да була. Хушлашу мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һ.б. рәсми затларның катнашуы көтелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Читать дальше...

Чаллы янында булган авария видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Узган шимбәдә кичке алтыда Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында «Opel» һәм «Nissan» машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария видеога эләккән. «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек «Opel» йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Nissan» белән бәрелешкән. Бәрелүдән немец автомобиле кюветка төшеп китә. «Авария нәтиҗәсендә „Opel“ автомобиленең 26 яшьлек пассажиры күп санлы имгәнүләр алган. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә Чаллының... Читать дальше...

Владивостокта Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында «Рудольф Нуриев. Легенда тормышы» дигән күргәзмә ачылды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, артефактлардан торган экспозиция В.К.Арсеньев исемендәге Ерак Көнчыгыш Тарих музееның төп корпусында урнаштырылган. Экспозициянең нигезен Нуриевның дөньядагы бердәнбер музее (ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында урнашкан) коллекциясеннән алынган мәшһүр биюченең шәхси әйберләре тәшкил итә. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «19 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 22, Чаллыда – 12, Әлмәт районында – биш очрак ачыкланган. Республиканың 11 муниципалитетында инфекцияле авырулар ачыкланган. Читать дальше...



«Тәмле Казан» фестивалендә татар әбиләре беренче тапкыр шеф-поварлар белән ярышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Тәмле Казан» гастрономик фестивалендә беренче тапкыр «Татар әбиләре шеф-поварларга каршы» дигән гастрономик шоу-ярыш узачак. Чара 18-19 сентябрьдә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырыла. Шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. «Тәмле Казан» фестиваленең программасы төрледән-төрле тәм-томнарны, концерт программасын, бәйгеләр, бүләкләр, әйдәп баручы шеф-поварларның мастер-классларын үз эченә ала. Читать дальше...

КФУ профессоры бу атнада салкынча һава торышы көтелүе хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Читать дальше...

«Китап» радиосының әдәби-музыкаль кичәсе киләсе елларда да узар дип көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосы кичә үзенең зур сәхнәдәге беренче проектын — «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсен тәкъдим итте . Әдәби-музыкаль форматтагы мондый чара киләсе елларда да булыр дип көтелә. «Киләчәктә шагыйрьләр репертуарын, шигырь сөйләүчеләр санын арттырып үткәрергә ниятлибез. Радиобызда бара торган чаралар, акцияләр һәм проектларны да бергә кушып уздырырга була. Мәсәлән, „Китап тавышы“ проекты финалын шушындый рәвештә оештырырга була», ... Читать дальше...

Уфада композитор Айрат Кубагушев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада танылган композитор, профессор, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кубагушев вафат булды. Айрат Кубагушевка 71 яшь булган. Ул Кургазы районы Таймас авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» . Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе иде. Ул опера, симфоник, хор, халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, драматик спектакльләр һәм кинога музыка язган, диелә хәбәрдә.

Участокларга Дәүләт Думасы сайлаулары өчен бюллетеньнәр китерә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда бюллетеньнәрне сайлау участокларына китерә башладылар. Якын көннәрдә аның 6 миллионнан артык данәсен барлык территориаль сайлау участокларына алып киләчәкләр, шуннан участок комиссияләренә таратачаклар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. «Бюллетеньнәр китерү этабы – алда торган тавыш бирүгә әзерлекнең мөһим өлешләреннән берсе. Без сайлаучылар алдындагы җаваплылыкны аңлыйбыз, шунлыктан һәр этапны контрольдә тотабыз», - диде Кондратьев. Читать дальше...

Төмән өлкәсенең Абаул авылында ун элек төзелә башлаган мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь. «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаева Абаул авылында ачылган яңа мәчет белән таныштырды. Татар авыллары тарихында мәчетләр мөһим урын алып торалар. Бүгенге көндә Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында мәчетләр бар, Аллаһы йортларыннан моңлы азан тавышлары ишетелә, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр, җомга намазларына дин кардәшләребез килә. Вагай районының Абаул авылында, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек-электән мәчет булган. Узган атнада... Читать дальше...

Казанда 10 мең ата-ана лагерьда балаларның җәйге ялы өчен дәүләттән кэшбек алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда 10 меңгә якын ата-анага дәүләт балаларның җәйге ялына сарыф ителгән акчаның бер өлешен кире кайтарган. Бу Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган кэшбек программасы кысаларында эшләнгән. Шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ирина Шаронова традицион эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде. Докладчы билгеләп үткәнчә, узган җәйдә яшь казанлылар 25 стационар лагерьда ял иткән. Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалау өчен препаратлар исемлеге киңәйтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауга кагылышлы тәкъдимнәрнең яңа, уникенче, версиясе чыга. Анда коронавирусны дәвалауда яңа вариантлар кертеләчәк, дип хәбәр итә Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко. Әйтик, документның яңа редакциясендә әле күптән түгел генә теркәлгән һәм инструкциядә булмаган препаратлар һәм дарулар урын алачак. Алар коронавирус инфекциясен дәвалаган вакытта моңарчы тәкъдим ителмәгән булган, «Нигездә, бу Россиядә инде кулланыла торган препаратлар булачак... Читать дальше...

Арча районында «Ат көне» ат-спорт бәйрәме вакыты билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ат чабышлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә. Ат чабышларының хәзерге форматы халыкара статус алган, 40, 80 һәм 120... Читать дальше...

«Татмедиа» Гәрәй Рәхимнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте шагыйрь Гәрәй Рәхимнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков юллаган кайгынамәдә. Бүген күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) арабыздан китте . Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. Читать дальше...

Самарадан Айрат Гайфуллин «Яшь профессионаллар» чемпионатында бронза медаль яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә туып үскән Айрат Гайфуллин WorldSkills Russia чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Ул IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионаты финалында «Геокиңлек технологияләре» номинациясендә бронза медальгә лаек булды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә. Уфада IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионатының финалы төгәлләнде. Анда мең ярымнан артык яшь белгеч – көллият студентлары катнашты. Читать дальше...


Музыкальные новости
Игорь Бутман

"Все наши — здесь": Бутман, Машков, Гусева, Немов поделились эмоциями от Парада Победы





Персональные новости
Выставка

Выставка CD этнической музыки из коллекции путешественника откроется в Крыму





Россия армиясендә резервтагы хәрбиләр санын арттырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия армиясендә резервтагы хәрбиләр санын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта РФ Саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Шунысын да искәртергә кирәк: мобилизацион резервтагы гражданнар заманча экипировка, акчалата түләүләр, шулай ук квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителә», — дип искәрттеләр ведомствода. Бүгенге көндә армиядә резервтагы хәрбиләрнең күпме булуы һәм ничә кешене җәлеп итәргә ниятләүләре хакында министрлык хәбәрендә әйтелми.

Башкортстанда иң катлаулы урман янгыны сүндерелгән, тагын бер яңа янгын теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда коткаручылар Белорет, Бөрҗән һәм Учалы районнарында дүрт янгынның тулысынча сүндерелүе хакында хәбәр итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә урман янгынының тагын бер яңа чыганагы теркәлгән. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Учалы районында 0,13 гектар мәйданда чыккан. «1530 гектар мәйдандагы табигать янгыннарының өч чыганагы әле һаман да гамәлдә. Баймак районында вазгыять аеруча катлаулы... Читать дальше...

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым: Үпкәсендә яман шеш булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган. «Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул. Читать дальше...

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет төзү өчен ярдәм җыя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә яшәүчеләр мәчет төзү өчен ярдәм итәргә теләүчеләргә махсус хисап номеры ачкан. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе — мәчет төзү. Инде аны салу өчен җир дә бирелгән. Биредәге дини оешма җитәкчесе Финдия Дәүләтхуҗина һәм Фәндилә Мөлекова Казанга килеп... Читать дальше...

Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан Ратушасында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия Мөфтиләр Шурасы Рәисе урынбасары Рушан Аббасов игълан итте. «Безне мәдәният берләштерә, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм ышаныч тудыра», — диде Васил Шәйхразиев. Ул катнашучыларны әлеге тантана белән котлап, жюри әгъзаларына түбәтәй һәм калфаклар бүләк итте. «Күп еллар дәвамында Татарстанның башкаласы ... Читать дальше...

Удмуртиянең «Яңарыш» сайты: Кизнер — дин һәм тел сакланган район

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗинаның Кизнер районына багышланган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Узган атнада без, редакция журналистлары, Кизнер районына иҗа­ди сәяхәткә чыктык. Бу якларга соңгы тапкыр 2012 елда барганбыз икән. Инде шактый озак вакыт үткән. Шу­ңамы, аеруча көтеп алганнар биредә. Безнең берничә тукталыш булды. Шулар­ның берсе — Кизнер мәчете. 28 еллык тарихы булган Аллаһ йорты районның тыныч урамнарының берсендә урнашкан. Никтер... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Врио губернатора Хабаровского края назначили 1-го вице-губернатора Александра Никитина


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Проблемы экологии Каспийского моря обсудили в Москве представители России и Азербайджана





Путин в России и мире
Москва

Как Россия побеждает в Африке: Волна военных переворотов приносит Путину новых союзников


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бенни Гудмен

В Доме Единства состоится джазовый концерт, посвященный Бенни Гудмену



Москва

Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net