Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Удмуртиянең «Яңарыш» сайты: Кизнер — дин һәм тел сакланган район

0
Удмуртиянең «Яңарыш» сайты: Кизнер — дин һәм тел сакланган район

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗинаның Кизнер районына багышланган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Узган атнада без, редакция журналистлары, Кизнер районына иҗа­ди сәяхәткә чыктык. Бу якларга соңгы тапкыр 2012 елда барганбыз икән. Инде шактый озак вакыт үткән. Шу­ңамы, аеруча көтеп алганнар биредә. Безнең берничә тукталыш булды. Шулар­ның берсе — Кизнер мәчете. 28 еллык тарихы булган Аллаһ йорты районның тыныч урамнарының берсендә урнашкан. Никтер, очрашуга килгәндә, кеше аз җыелыр сыман тоелган иде. Ялгышканмын икән. Мәчеттә безне бер төркем милләттәшләребез каршы алды. Яулыкларын матур, мөселманча итеп бәйләгән апалар, җитди генә утырган абыйлар — барысы да Аллаһ йортына йөриләр. «Мәчетебез җыелу, аралашу, Аллаһы Тәгаләне зикер итү, үзара аралашу, дини гыйлем алу урыны», — ди алар. Кизнерда элек-электән үк мөселманнар күпләп яшәгән. Милләттәшләребезгә иман йорты бик кирәк була. 1989 елда район мәдәният йортында җыелыш җыеп, шушы сорауны күтәреп чыгалар. Бөтен кеше дә бертавыштан риза була. Оештыру эшләрен алып бару өчен араларыннан Хаҗи Шакировны билгелиләр. Очрашуга аның кызы Миңсылу апа да килгән иде. «Әтием кеше белән сөй­ләшә, кирәкле төзелеш материалларын таба белә иде. Аңа бөтен милләттәшләребез дә ярдәм итте. 90 нчы еллар бөтен ил өчен авыр вакытлар булса да, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез бергәләшеп бу эшне ерып чыктылар. Ә безнең бурыч — шушы мәчетебезне саклау һәм аны салучыларны һәрвакыт искә алу», — диде ул. Бүген мәчеттә имам вазифасын Рәшит Габделхаков башкара. Кизнерга ул 90 нчы елларда ук кайтып төпләнә. Колхоз рәисе булып эшли. 2000 елдан Себергә командировкаларга барып йөри. Аннан кайткач, Химзаводта бүлек җитәкчесе булып хезмәт куя. Тыйнак, ләкин үз эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше ул. «Эшләгән вакытта ук мәчеткә гаетләргә, җомгаларга йөри идем. Минем гаиләмдә дә әби-бабайлар бик дини кешеләр булалар. Күбесе мәдрәсәләрдә белем алган, мулла булып эшләгәннәр. Әтием: „Мин нәселемдәге 7 буын мулланы беләм“, — дип әйтә иде. Үз гаиләм белән бик горурланам. Моннан берничә ел элек мәчетебездә эшләгән Әмир хәзрәт мине әкренләп үз вазифаларына өйрәтә башлады. Узган елны көз көне тулысынча мәчеткә имам итеп билгеләндем», — дип сөйләде Рәшит хәзрәт. Дин һәм телне саклау өчен күп көч куя ул. «Иң беренче чиратта, вәгазьләрне дә, ашларны да татар телендә алып барырга тырышам. Телебез сакланмаса, милләтебез дә юкка чыга дигән сүз. Бу турыда һәрвакыт сөйлим инде. Ә районыбызда диннең, телнең саклануын теләсәң, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга кирәк. Кешеләр мәчеткә йөрсен өчен бик тырышам. Аллаһка шөкер, мөселман зиратыбыз бар. Аны Рәхмәтулла исемле дин кардәшебез карап, тәртиптә тота. Мәет юучыларбыз да бар. Халык җомгага да шактый күп җыела. Ашлар, гаетләр уздырабыз. Яшьләр дә дингә тартыла. Көздән дини дәресләр укыта башласак, Аллаһ йортына кеше тагын да күбрәк килә башлар дип уйлыйм, иншәАллаһ», — диде ул. Дини гыйлем бирер кешеләре дә бар. Очрашуга килгәч, Гайшә апа Әүхәдиева белән таныштык. Аны сәгатьләп тыңлап утырсаң да, сөйләшеп туеп булмый шикелле. Белемле, тормышта шатлыгын да, кайгысын да җитәрлек күргән Гайшә апа тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы Иске Кайпан авылыннан. Кияүгә чыккач, Кизнерга күченеп килә. 32 ел мәктәптә балаларга тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Лаеклы ялда булса да, әле дә тик тормый ул. ТИСБИның читтән торып уку бүлегендә дис­танцион технологияләр кулланып, студентлар белән эшли. Моннан берничә ел элек тулысынча дингә килә. «Дин йөрәгемдә, калебемдә гел булды. Әнкәемнең әтисе Габдулла бабай Башкорстанның Яңавыл районында бик зур мулла булган. Мин үскәндә дин кысрыкланса да, гаетләрне үткәрә идек. Намазлар да укылды, ураза да тоттылар. Үзем намазга баскач, дөрес дини гыйлем алырга теләдем. Кукмара мәдрәсәсенә укырга кердем. 3 ел дәвамында шунда йөреп белем алдым. Укыган вакытта миңа «Яңарыш» газетасы бик нык ярдәм итте. «Дин һәм әхлак» сәхифәсендә бас­тырылган вәгазьләрне, Коръән аятьләрен, догаларны өй эшләрен башкарганда, рефератлар язганда куллана идем. Газетаны 30 ел укыйм, бик кирәкле, файдалы милли басмабыз. Быел көз көне мәчетебездә дини укулар башлап җибәрергә телибез. Моңа кадәр Можгадан Таһир хәзрәт килеп укыта иде. Халык дини гыйлемгә мохтаҗ. Мәдрәсәдә укыган вакытта ук мәчеткә килүчеләргә үзем белгәннәрне, өйрәнгәннәрне сөйли идем. Әкренләп мәетләрне җирләргә йөри башладым, кәфенләргә өйрәндем. Теләге булган кешене намаз укырга өйрәтәм. Мәчетебез гөрләп эшли дип әйтеп булмый, ләкин Аллаһка шөкер, бер генә көнгә дә иман йортының ишеге ябылганы юк. Укулар башлангач яшьләр дә, балалар да дингә тартылыр дип уйлыйм», — дип сөйләде Гайшә апа. Кизнерда күпләргә үрнәк булырдай яшьләр дә бар. Ленарт Моратов турында өлкәннәр: «Ярдәм кирәк булганда, бер йомышыбызны да җавапсыз калдырмый», — дип әйтәләр. «Мәчет — Аллаһы Тәгалә йорты, ә без — мөселманнар. Күңелем белән мин дә дингә тартылдым. Әкренләп мәчеткә йөри башладым. Дин кардәшләрем бик әйбәт. Барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Олы шәһәрләрне яратмыйм, шуңа күрә Кизнерда төпләнеп калдым. Белем алган һөнәремә тугры калып, Вятка Аланында инженер-технолог булып эшлим. Мәчет эшләрендә ярдәм итәргә кирәк булса, әлбәттә, баш тарт­мыйм», — дип сөйләде ул. Берничә ел элек дин кардәшләребез үз көчләре белән Аллаһ йортының ишекләрен, тәрәзәләрен алыштырганнар. «Хәзер мә­четебез бик күркәм. Шуңа сөенеп туя алмыйбыз. Халык ярдәмчел бездә, өмәләргә дә шулай бергәләп чыгабыз. Мин үзем 15 ел җомга намазларын калдырмыйм. Инде өченче хәзрәт белән бергәләп эшләргә туры килә, Аллаһка шөкер», — дип, сүзгә Харас Әкъбәров та кушылды. Апалар, абыйлар мәчеткә гаиләләре белән дә киләләр. Кайсысыннан сорасаң да: «Безнең Гайшә апа да, мулла да бик тырышлар. Аллаһ йортына сөенә-сөенә киләбез, белем алабыз, вәгазьләр тыңлыйбыз», — дип әйтәләр. Кизнер халкы бик кунакчыл булуы белән дә аерылып тора. Мәчеттә безне мул өстәл белән каршы алдылар. Әле сөйләшер сүзләребез бетмәде, тиздән тагын очрашырга вәгъдәләр бирешеп таралаштык без.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Московский предпринимательский форум объединил более 3 тыс. человек


Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о популяризации спорта


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Сюзанн Ленглен

Последний танец Надаля и юбка Сюзанн Ленглен: 6 важных фактов о «Ролан Гаррос»-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

На большей части Подмосковья ожидается IV класс пожарной опасности 27 мая





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о показателях нефтедобычи


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Союзное государство – сила двух суверенных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве заявили о причастности Зеленского к покушению на Фицо


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Николай Цискаридзе

«Я без нее не могу жить»: Николай Цискаридзе назвал имя любимой женщины



Москва

Загадка Тунгусского метеорита: 100 лет спустя

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net