Гәрәй Рәхим белән хушлашу мәрасиме иртәгә Камал театры янында була
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында булачак. «Бәхилләшү 10.00 сәгатьтә, рәсми өлеш 10.30да була. Хушлашу мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һ.б. рәсми затларның катнашуы көтелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Искәртеп үтик, Гәрәй Рәхим бүген яман шештән Казанда вафат булды.