Самарадан Айрат Гайфуллин «Яшь профессионаллар» чемпионатында бронза медаль яулады
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә туып үскән Айрат Гайфуллин WorldSkills Russia чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Ул IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионаты финалында «Геокиңлек технологияләре» номинациясендә бронза медальгә лаек булды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Уфада IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионатының финалы төгәлләнде. Анда мең ярымнан артык яшь белгеч – көллият студентлары катнашты. Алар буяу, төзәтү, шомартып ялтырату, чәч кисү кебек һөнәрләрдә үз осталыкларын күрсәтте, диелә бу хәбәрдә.