Россия армиясендә резервтагы хәрбиләр санын арттырачаклар
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия армиясендә резервтагы хәрбиләр санын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта РФ Саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шунысын да искәртергә кирәк: мобилизацион резервтагы гражданнар заманча экипировка, акчалата түләүләр, шулай ук квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителә», — дип искәрттеләр ведомствода.
Бүгенге көндә армиядә резервтагы хәрбиләрнең күпме булуы һәм ничә кешене җәлеп итәргә ниятләүләре хакында министрлык хәбәрендә әйтелми.