Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 29.05.2021

Ульяновск өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне искә төшерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы​ ​ халкыбызның​ борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатында​ күп санлы​ чаралар үткәрә. Күптән түгел әниләребезнең, ​ әбиләребезнең сандык төбендә олы ядкарь булып сакланып килгән сөлгеләре, намазлыклары үрнәгендә чигү бәйгесе игълан ителгән иде, кулдан дисбеләр ясалды. Бу турыда «Өмет» өлкә газетасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә алар күмәкләшеп «Өй юу»​ йоласын искә төшерде. Читать дальше...

Быелның беренче Сабан туе Чувашиянең Сориле авылында узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Чувашиянең Яльчек районы Сориле авылында Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмнең үзенә күрә бер дини төсмердә булуы ачык сизелеп торды. Сабантуй балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нең мөнәҗәт әйтү, бәет, шигырьләр уку бәйгесеннән башланып китте. Мөнәҗәтләр уку буенча Гөлшат Садриева 3, Әлфис Хисаметдинов 2, Мәсәева Гөлнара 1 нче урыннарны яуладылар. Шигырь номинациясендә Самира Саликова 3, Айсылу Нәзметдинова 2, Иркә Мәсәева 1 урыннарны алдылар. Авылны үстерүгә... Читать дальше...

Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе» сессиясе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе — Түбән Кама» стратегик сессиясе узды. Очрашу «Тема 37» мәктәбендә үтте. Анда Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы һәм GMC Consulting җитәкчесе Галина Маштакова чыгыш ясады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Көн тәртибендә Кама агломерациясенә эшче кадрларны җәлеп итү һәм тотып калу мәсьәләсе торды. Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләренә... Читать дальше...



Милли Шура рәисе Әстерхан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Әстерхан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә булды. Бүген бәйрәм чаралары шулай ук Канга һәм Җәмәле авылларында узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Вәсил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы — «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр... Читать дальше...

Алабуга балалар бакчасы Россиянең иң яхшы 500 оешмасы исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 29 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга балалар бакчасы Россиянең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исемлегенә керде. Илнең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе исемлегенә Татарстанның 24 балалар бакчасы кергән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. «2020-2021 ел балалар бакчасы» Бөтенроссия ачык смотр-конкурсы илебезнең иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Иң яхшылар арасына Алабуганың 32нче балалар бакчасы да керде.

Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспорты бирүнең яңа кагыйдәләренә ачыклык кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгында чит ил паспорты бирү буенча яңа административ регламентта барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлаттылар. Ул 30 майда үз көченә керә. Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары россиялеләргә, шул исәптән чит илдә яшәүчеләргә документлар бирү хәзер Россия территориясендә генә мөмкин булачак, дип язган иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. РИА Новости адвокаты Сергей Бадамшин сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы боерыгы чит илдә паспорт алырга... Читать дальше...

Шадриков: Районнар һәм активистлар тырышлыгы белән чүплекләрне яхшырак ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында ачыкланган чүплекләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Бу муниципалитетлар хакимиятенең актив позициясе һәм җәмәгать контроле кысаларында хокук бозулар турында хәбәр итүче битараф булмаган республика халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә булды. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...

Татарстанның 34 районындагы 329 ишегалдында эшләр башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта 2021 елгы «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалды тәртипкә китерелә. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә проект кураторы Венера Камалова сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Татарстанда экология икеайлыгында 700 мең агач һәм куак утыртылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда 31 майда рәсми рәвештә территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык төгәлләнәчәк. Территорияләрне җыештыруда 21 мең берәмлектән артык техника катнашты, полигоннарга 400 мең куб метрдан артык чүп-чар чыгарылды, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылды, балалар мәйданчыклары һәм тукталыш павильоннары тәртипкә китерелде. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Читать дальше...

Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…» дигән шигъри юлларын алдылар. ХI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан... Читать дальше...

Татарстанда спорт объектлары һәм балалар лагерьлары төзелеше башлангыч этапта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Никита Васильев). Татарстанда бу елга планлаштырылган спорт объектларын һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү эшләре әлегә башлангыч этапта. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Студентларның Россия буенча сәфәрләренә кэшбэк программасы эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 1 июльдән мәктәп укучылары һәм студентларның Россия буенча сәфәрләренә кэшбэк программасы эшли башлаячак. Бу турыда Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренә сылтама белән «Инерфакс» хәбәр итә. Догузова сүзләренчә, аңа 2 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Механизм туристлык кэшбэкының агымдагы программасындагы кебек үк булачак», — диде ул Сахалин утравына чартер программалары җибәрүгә багышланган матбугат конференциясендә. Россия Президенты Владимир Путин 21 апрель көнне Федераль Җыенга юлламасында олимпиадаларда... Читать дальше...

Марина Патяшина кафеларның төнлә нинди шартларда эшли алачагын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан кафе һәм рестораннар төнлә эшләүгә рөхсәт алырга мөмкин. «Рөхсәт барлык хезмәткәрләр вакцинация узган очракта бирелә, бу прививка ясатырга ярамау турында медицина күрсәтмәләре булган затларга кагылмый», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Төнлә эшли башларга... Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.  Республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда яшенле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Көндез төбәк буенча урыны белән боз явуы ихтимал.

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 43 проценты төзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 млн 158 мең кв. метр торак төзелгән, бу планлаштырылган 2 млн 670 мең кв. метрның 43 процентын тәшкил итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Россиялеләрне июньдә озын яллар көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрне июньдә өч көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда адвокат Владимир Постанюк сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Агымдагы елда бу көн шимбәгә туры килә, шуңа күрә дүшәмбе, 14 июнь ял булачак. Моннан тыш, җомга, 11 июнь бәйрәм алды буларак, россиялеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Постанюк сүзләренчә, әгәр график үзенчәлеге буенча эш көнен кыскарту мөмкин түгел икән... Читать дальше...

Нидерландта санитар режимны таләпләре йомшара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Нидерланд хакимияте коронавирус аркасында кертелгән чикләү чараларын йомшарту турында хәбәр итте. 5 июньнән музей, театр, концерт заллары һәм рестораннар яңадан ачылачак. Бу турыда илнең министрлар кабинеты сайтына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. Бер киңлектә 50 кеше генә булырга тиеш, әмма 1 000 урынлы зур заллар 250 кешегә кадәр кабул итә ала, тик социаль дистанция үтәлергә тиеш. Рестораннар, кафе һәм барлар кунакларга террасаларда гына түгел, бина эчендә дә хезмәт күрсәтә алачак. Читать дальше...

Россиядә чит ил паспортын бирү тәртибе үзгәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 30 майдан Россиядә Эчке эшләр министрлыгының чит ил паспортларын рәсмиләштерүнең яңартылган регламенты турындагы боерыгы үз көченә керәчәк. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә. Документ нигезендә үзгәрешләр читтә яшәүче гражданнарга кагылачак. Алар чит ил паспорты ала алачак, әмма моның өчен аларга Россиягә кайтырга туры киләчәк. Паспортны әзерләү вакыты элеккечә яшәү урыны буенча гариза бирүчеләр өчен бер ай һәм аны тору урыны буенча рәсмиләштерергә теләүчеләр өчен өч ай тәшкил итә. Читать дальше...

Янгын сәбәпле, Казанда биш катлы йорттан ун кеше чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Шатурская урамындагы биш катлы йортның икенче катында янгын чыккан. Бу хакта бүген 6.41 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр килгән. Янгыннан аш бүлмәсендә чыгуы билгеле булган. Иртәнге сәгать җидедә янгынны сүндергәннәр, 5 кв.метр мәйданга зыян килгән. Фатир хуҗалары өйдә булмаган. Йортта яшәүче ун кеше үзләре урамга чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

«Это не такая серьезная ситуация»: личные кадры с раздетой Анастасией Волочковой попали в открытый доступ





Персональные новости
Стас Михайлов

Стасу Михайлову исполнилось 55





Вьетнамда коронавирусның катнаш штаммын ачыклаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»).  Вьетнам Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусның яңа варианты барлыкка килүе турында хәбәр итте. Якынча мәгълүматлар буенча, катнаш штамм йогышлырак һәм һава буенча җиңел йога. Бу турыда VnExpress басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Коронавирусның яңа төре барлыкка килү сәбәпле, ковид белән авыру очраклары артты. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Вьетнамда коронавирус белән авыручы 6356 кеше теркәлгән. SARS-CoV-2 штаммы йогышлырак булуы белән аерылып тора... Читать дальше...

Беренче тапкыр узган «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале нәтиҗәләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең нәтиҗәләре гала-концертта ясалды. Гала-концерт Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды. Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университеты оештырды. Әлеге чарада катнашырга сигез югары... Читать дальше...

Иртән Казан үзәгендә подвалда янгын сәбәпле, кунакханәдән кешеләрне чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген 02.59 сәгатьтә сак хезмәтенең 101 номерына Казанның Калинин урамында NEO Kazan Palace by Tasigо кунакханәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 138 кеше үзләре урамга чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Ачыкланганча, кунакханәнең подвалындагы бойлер тышлап куелган материал янган. Янгын 3.15 сәгатьтә сүндерелгән. 3 кв.метр мәйданга зыян китергән янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.

Минзәлә педагогика көллиятендә «Лингвистик Сабантуй» җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 29 май, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» ). Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә Татарстан Җөмһүрияте урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Лингвистик Сабантуй» республика бәйгесе булып узды. Катнашучылар татар теле тарихы, татар теленең кызыклы очраклары, фразеология, лексикология, морфология, синтаксисы буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Чын Сабантуй булмаса да, бәйрәм рухы, матур җырлар-шигырьләр, Сабантуй бизәге — чигүле сөлгеләр эленгән озын колга ... Читать дальше...

Түбән Кама мэры Кояшлы Аланда экстрим-парк төзелеше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин Кояшлы Аланда экстрим-парк төзелеше белән танышты. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелә торган бу территория барлык түбәнкамалыларны җәлеп итә торган яңа урын булырга тиеш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Без мөһим проект – экстрим-парк төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бу — яшьләр өчен көтеп алынган вакыйга. Экстрим-парк төзү турындагы тәкъдим яшь түбәнкамалылардан күптән килгән иде инде. Читать дальше...

Азнакайда сыер савучылар һәм технологлар ярышында җиңүчеләр билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 29 май, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Кичә «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсендә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Анда 21 сыер савучы, 18 технолог катнашты. Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм ветеран-терлекчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Якутянин победил на первенстве России по настольному теннису


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв победил Давидович-Фокину в 3-м круге «Мастерса» в Мадриде, отыгравшись с 0:5 на тай-брейке


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алла Пугачёва

Гитарист Пугачевой Левшин рассказал о проблемах со здоровьем у певицы



Москва

Предстоятель Русской Церкви совершил Литургию в Храме Христа Спасителя и возглавил хиротонию архимандрита Серафима (Пасанаева) во епископа Минусинского и Курагинского

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net