Кукмарада беренче тапкыр нәниләр арасында «Ползуноклар йөгереше» конкурсы була
(Кукмара, 29 май, «Татар-информ», « Хезмәт даны », «Эльвира Мөбәракшина). Балаларны яклау көне, 1 июньдә, Кукмарада беренче тапкыр нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Ползуноклар йөгереше» конкурсы узачак. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр. Анда катнашу өчен алты айдан алып өч яшькә кадәрге балалар чакырыла. Сабыйлар өч номинациядә көч сынашачак: 1 төркем — «Ползунки» (алты айдан бер яшькә кадәр), 2 төркем — «Йөгерешчеләр» (бер яшьтән ике яшькә кадәр), 3 төркем — «Шустрики» (икедән өч яшькә кадәр). Читать дальше...