Яшел Үзән районы фермеры Татарстан хуҗалыклары арасында беренче урынны алды
(Яшел Үзән, 13 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авыл җирлегенең крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Дания Җиһаншина Татарстан буенча фермер хуҗалыклары арасында беренче урынны алды. Җиңүче дипломы һәм приз — 100 мең сум акчаны аңа Кама Тамагында узган авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона семинарында тапшырдылар.