Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 22.05.2021

Чүпрәлеләр Урта Әләзәндә эшмәкәрләрнең эшләү серләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 22 май, «Татар-иинформ», «Туган як» ). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге бертөркем эшмәкәрләр делегациясе янә тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле сәфәр кылды. Бу юлы чүпрәлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булды. Моңарчы район делегациясе Ульяновск, Мордовия, Чувашия, Удмуртия төбәкләрендә булып кайткан иде. Пенза өлкәсенең Городище районына караган Урта Әләзән авылы Европада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши. Читать дальше...

Апас районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 22 май, «Татар-информ», « Апастово-информ »). 22 май көнне Апас районының барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел Апас мәктәбенең 11 сыйныфын 29 укучы, 9 сыйныфны 48 укучы тәмамлый. Алар арасында «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медаленә 13 укучы, кызыл аттестатка 4 укучы дәгъва кыла. Бу хакта тантана барышында Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерде. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, «Ак барс... Читать дальше...

Актанышта «Президент ярышлары» җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 22 май, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). «Президент ярышлары»ның җиңүчеләре билгеге булды. Өч көн дәвамында Актанышта узган бәйгенең җинүчеләре бүген үзәк стадионында бүләкләнде.  Җиңүгә ирешкән командаларны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең спорт секторы җитәкчесе Лариса Габитова бүләкләде. Гомуми нәтиҗәләр буенча, авыл командалары арасында 1 урынны Зәй районы, 2 урынны Саба районы, 3 урынны Актаныш районы командасы алды. Шәһәр районнары арасында Мамадыш шәһәре 1 урынны, Азнакай шәһәре 2 урынны, Чаллы шәһәре 3 урынны алды.



Азнакайның мәгариф музее яңа бинага күчте

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 22 май, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Мәгариф системасына багышланган музей Татарстанда өчәү генә, шуның берсе — Азнакайда. Бүген ул яңа бинага күчте 1997 елда кечкенә генә мәгариф почмагы булып, Балалар иҗаты үзәгендә ачылган музей яңа, иркен бинага күчте. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, ветеран педагоглар, мәктәпләрнең музей җитәкчеләре катнаштылар. «Азнакайда... Читать дальше...

Ушу буенча «Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогына җитмешкә якын кеше җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогы башланды. Анда бөтен республикадан җитмешләп спортчы катнашачак. «Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганычка, узган ел аны пандемия аркасында үткәреп булмады, ләкин үзара хезмәттәшлекнең яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләр үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир абсолют ачык, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 23  майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы  яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы +12.+17, көндез +22.+27 градус булачак.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар 1936 һәм 1953 елгы ике ир-ат һәм 1938 елгы хатын-кыз. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 22нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 489 үлем очрагы теркәлгән.

Зарипов: Быел «Каравон» аеруча көтеп алынды, халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Быел кешеләр «Каравон» бәйрәмен аеруча көтеп алды, чөнки узган ел пандемия аркасында чара онлайн-форматта узды. Әмма хәзер кунаклар Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында була һәм киң күләмле фольклор бәйрәме белән хозурлана алды. Бу хакта «Каравон»ны ачу тантанасында Татарстан Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде. «Бәйрәм көтеп алынды, чөнки узган ел ул онлайн узды, ә халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Быел без җитди әзерлек үткәрдек, күп кеше... Читать дальше...



Шәйхетдинов: Югары уку йортлары студентның эш урыны һәм хезмәт хакы буенча бәяләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында белем бирү сыйфатын чыгарылыш сыйныф укучыларының эшкә урнашу тизлеге һәм аларның хезмәт хакы буенча бәяли башлаячаклар. Мондый система буенча беренче бәяне өч елдан соң хезмәт базарына көчәйтелгән «цифрлы» компонентлы белем бирү программасын үзләштергән беренче чыгарылыш булгач үткәрәчәкләр. Бу хакта «Яңа белем» марафонында Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. «Беренче чыгарылыш укучылары өч елдан соң барлыкка киләчәк. Читать дальше...

Талия Миңнуллина Илона Маскны Татарстанда Tesla заводын төзергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Америка эшмәкәре Илона Маскны Татарстанда Tesla заводы төзелеше буенча очрашуга чакырган видео яздырган. Видеоролик ведомство Instagram-аккаунтында урнаштырылган. Видеода Миңнуллина ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бинасы янында туктап торган Tesla автомобиленә утыра һәм анда Казан үзәге буйлап уза. Роликта шулай ук Иннополис күренешләре, роботлар һәм КАМАЗ җыю процессы күрсәтелә. «Илон, Татарстанда очрашырбыз»... Читать дальше...

Психолог татарстанлыларга тормыш дәртен табу юлларын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кайчак кешеләрнең тормышка дәрте сүнгән, кәефләре киткән һәм берни эшләргә теләге булмаган чаклары була.ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Вера Герасимова YouTube видеохостингында әлеге халәттән котылу юллары турында сөйләде.  «Үзеңнең физик яктан гына түгел, уй-фикерләрең белән дә кайда булуыңны аңларга кирәк, чөнки арыганлык хәлендә гел без балалар, эш, борчылулар, стресслар турында уйланабыз. Кайда булуыңны, әйләнә тирәңдә кем булуын төгәл аңлау зарур», - диде спикер. Читать дальше...

Татарстан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында өченче урын яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта Республика сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм үзәгенең җәйге программалары турындагы матбугат конференциясендә үзәк директоры Гөлнара Исламова сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз», - диде үзәк директоры. Читать дальше...

Татарстанның көнбатыш районнары кергән башкорт ырулары картасын халыкка күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның көнбатыш районнары кергән башкорт ырулары картасын Башкортстанның Чакмагыш авылы халкына күрсәттеләр. «Татар-информ» хәбәрчесе карта белән 21 майда Дуван ыруы җыенында танышты. «Башкорт ырулары һәм авыллары» дип аталган картаны Башкортстан Республикасы Стратегик тикшеренүләр институтының Социо-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Юсупов тәкъдим итте. «Бу башкорт ыруларының һәм авылларының тарихи картасы. Кеше үз авылын күреп... Читать дальше...

Аномаль эсселекнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфракны нык киптерде. Хәзер бер метр катламда дым — 120-160 мм, ә сөрүлек җирләрдә 19-27 мм. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  «Көз көне туфракны тирән йомшарту буенча тәкъдимнәребез үтәлгән урыннарда дым күпкә күбрәк. Чәчүдә технологик операцияләрне... Читать дальше...

Казанда хатын-кыз самокатта ике яшьлек баланы бәрдергән, малайның аягы сынган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кичә сәгать кичке бишенчедә самокатта сабыйны бәрдергәннәр. Фаҗига Ахунов урамындагы 10нчы йорт янында булган.  Алдан ачыкланганча, хатын-кыз самокатта идарәне үти алмый һәм ике яшьлек баланы бәрдерә, шуннан соң китеп бара. Һәлакәт нәтиҗәсендә сабыйның баш мие селкенгән һәм аягы сынган.  «Горки» полициясе бүлегендә бу факт буенча тикшерү үткәрелә һәм аны бәрдергән зат ачыклана»... Читать дальше...

Камәрия Хәмидуллина Россия төбәкләрендә милли мәгариф үзәкләре булдырырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина Россия төбәкләрендә дә, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия үрнәгендә, милли мәгариф үзәкләре булдырырга өндәде. «Милли мәгарифнең өзлексез системасын булдыру кирәк. Иртәме-соңмы моның белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачакбыз. Татар балалар бакчасы, фәннәр татарча укытыла торган гимназия бер түбә астында, бер учреждение булып эшлиләр. Соңгы 30 елда Казанда андый мәгариф системасы гамәлгә куелды»... Читать дальше...

Миңнеханов «Каравон» турында: Туган телләр елында мондый бәйрәмнәр безне якынайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»).«Каравон» кебек бәйрәмнәр милләтләрне якынайта һәм халыкның бердәмлегенә ярдәм итә, бу бигрәк тә Туган телләр елында мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты чара ачылышында сәламләү чыгышында әйтте.  «Без «Каравон»ның елдан - ел киңәя баруын күрәбез - әлеге мәйданчыкта барлыгы 168 коллектив һәм 20 төбәк тәкъдим ителгән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бәйрәмнәр безне якынайта. Безнең тарихыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә сакчыл мөнәсәбәт булуы бик мөһим», - диде ул. Читать дальше...

Камәрия Хәмидуллина милли мәктәпләрдә фольклорга өстенлек бирү белән килешмәвен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында милли мәктәпләрдә фольклорга өстенлек бирү белән килешмәвен әйтте. Ул БДИ кертелгәч, татар мәктәпләре әкренләп русча укытуга күчкәнен искәртте. «Татар телендә укытсак, имеш, татар гимназиясенә балалар җыелмаячак. Укытуны рус теленә күчергәнгә карап, балалар күпләп килмәде. Бу ни өчен шулай килеп чыкты соң? Читать дальше...

Татарстанда коронавирус белән тагын 31 кеше авырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда ковидның 31 яңа очрагы теркәлгән. Берсе — читтән кертелгән, 30ы — элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «14 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Казанда, Лениногорск районындагы кебек үк, 7 кеше чир йоктырган, Чаллыда — 5, Түбән Кама районында 2 очрак теркәлгән. Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында берәр очрак билгеле. Читать дальше...


Музыкальные новости
Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.





Персональные новости
#123ru.net

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года





Камәрия Хәмидуллина: Тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән сүзләр белән юану дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина фикеренчә, «тел гаиләдә сакланырга тиеш» дигән сүзләр белән үзебезне юату һич дөреслеккә туры килми». «Тел язмышы гаиләгә бәйле, ләкин телне җуйган, кухняда ике-өч сүз белән генә аралаша торган әти-әниләр, әби-бабайлар бала тәрбияли. Мондый чорда ана телен саклау проблемасын гаилә генә хәл итә алмый, аның егәре җитми. Милли мәгарифне күтәрмичә торып, бүгенге вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Читать дальше...

Уфа тарихчысы Салават Хәмидуллин төньяк-көнбатыш сөйләшен чын башкорт теле дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Уфа тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин көньяк-көнчыгыш башкортларының сөйләшен әдәби тел нигезе итеп сайлануын тарихи ялгышлык дигән фикерен җиткерде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты дип аталган сөйләм — чын башкорт теле. «Инкыйлабка кадәр башкортлар һәм башка төрки халыклар төрки телдә язган. XX гасыр башында төрки тел милли телләргә аерыла башлады. Татарстанда әдәби тел нигезенә төрки телне салганнар. Читать дальше...

Чит ил татарлары Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышлап җыр яздырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төрле илләрдә яшәүче татарлар Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү көне уңаеннан флешмоб үткәргән. «Болгарым» җырын шагыйрь Рифат Сәлах, көен Ильяс Халиков иҗат иткән. Проект авторы — «Анталия татарлары» оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова. Җырны Россиядән Ильяс Халиков, Ярамир Низаметдинов, Динар Байтимеров, Руслан Абдрафиков, Италиядән Рәфис Хөснетдинов, Эстониядән Рафаэль Шәрәфетдинов, Чехиядән Кыям Кормакаев, Беларусьтан Тимур Одинаев башкара. Читать дальше...

Татарстан мәгариф министры соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә. «Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз һәм соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Мәктәп белән саубуллашу, олы тормыш башлану – һәр кеше тормышында матур чор, өметләр, ачышлар, эчкерсез планнар кору вакыты. Мәктәптә сез кирәкле белемнәр алдыгыз... Читать дальше...

Кадрия Идрисова: Татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт кешесенә кияүгә чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт вәкилләре белән тормыш коруын әйтте. «Халкыбызга ике төрле халәт хас: эчке һәм тышкы халәт. Заманча булам дип, эчке халәттән читләшеп, башка мохиткә тартылучылар да җитәрлек. Хатын-кызларның 57 проценты башка милләт вәкилләренә кияүгә чыга. Онытмыйк: милләтнең анасы — хатын-кыз, ә дәүләтнеке — ир-ат», — дип искәртте... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Каравон» бәйрәмендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры бәйрәмендә булды. Аны «Каравон»ның төп аркасы янында халык коллективлары каршы алды һәм традицион икмәк һәм тоз белән сыйлады.  Аннары Татарстан Президенты халык һөнәрләре буенча мастер-классларны: туку, чүлмәк ясау һәм башка эшләрне карады. Ул шулай ук тимерчелек эше белән «Молодецкие забавы» рус халык уеннары интерактив мәйданчыгында булды, ә аннары «Каравон» тарих музеен карап чыкты. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге



Москва

Мособлдума поздравила с праздником работников скорой помощи

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net