Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 06.05.2021

Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре - зона спартакиадасы җиңүчесе

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 6 май, «Татар-информ», « Туган як »). Татарстанның биш районыннан кунаклар Чүпрәлегә зур чарага җыелды. Биредә медицина хезмәткәрләре арасында киң күләмле чара — «Сәламәтлек-2021» дигән зона спартакиадасы узды. Тантаналы ачылыш «Алтын» спорт комплексында узды. Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты. «Бүген ярышларда гадәти булмаган ике йөзгә якын спортчы, һөнәрләре белән халкыбызның сәламәтлек сагында торучылар катнаша. Читать дальше...

Әлмәттә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 6 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә яңа имам-мөхтәсиб сайланды. Шактый киң яңгыраш алган шау-шулардан соң, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлеге вазифадан китүе турында гариза язды. Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтеннән һәм Президент аппаратыннан вәкилләр... Читать дальше...

Чувашиядә мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чувашия Республикасының Шыгырдан авылына сәфәрендә мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасында катнашты. Бәйгедә Чувашия Республикасында яшәүче 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге, балалар һәм яшьләр катнашты. Катнашучылар Коръән турындагы 48 сорауга җавап бирде, Рамазан ае турында мөнәҗәтләр башкарды, татар шагыйре Тукай шигырьләрен сөйләде. Бу турыда... Читать дальше...



Зәйдә янып беткән һәйкәл урынына яңа «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле куелды

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 6 май, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Шушы көннәрдә Зәй районында март аенда янып беткән һәйкәл урынына яңа «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле куелды. Яңа һәйкәл бронзадан коелган, аның авырлыгы 2 тонна 300 килограмм, биеклеге 5 метр 20 сантиметр. «Азатлык китерүче солдат» һәйкәлен район җитәкчелеге, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә торгызу буенча зур эш башкарды. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни... Читать дальше...

Краснодар һәм Адыгея татарлары зиратта өмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 5 майда Краснодар крае һәм Адыгея Республикасының татар җәмгыятьләре бергәләп зиратта өмә оештырды. Адыгея Республикасының Тугургой авылында өмәдә Кырым татарлары да катнашты, дип хәбәр ителә Краснодар татарларының инстаграмдагы төркемендә. Оештыручылар өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерә.

Табиб озак йоклау авыру билгесе булуы турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Озак йоклау авыру симптомы булырга мөмкин. Бу турыда врач-невролог һәм сомнолог Елена Царева «Спутник» радиосына биргән интервьюда сөйләде. Йокы режимы бозылу сәбәпле, кешенең йокы туйдырырга тырышуы һәм ятакта 8 сәгатьтән артык вакыт үткәрүе турында сүз бармый, дип искәртте табиб. Әгәр кеше көннән-көн күбрәк йоклый, әмма барыбер йокысы туймый икән шикләнергә урын бар. Бу берничә авыру билгесе булырга мөмкин, ди невролог. «Бу гиперсомния һәм депрессия симптомнары булырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда «Рамазан Фест: бергә булыйк» гаилә бәйрәме була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 13 майда  Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Рамазан Фест: бергә булыйк» гаилә бәйрәме була. Бу турыда нәзарәтнең инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов районы һәм Идел буе районы мөхтәсибәте белән бергә оештыра.

Белгечләр җылы көнне саф һавада ковид йоктыру куркынычы аз булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Белгечләр фикеренчә, хәзер саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз. «Хәзерге вакытта республикада урнашкан температура белән саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз», — диде республикада махсус оештырылган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Татарстанның баш санитария табибы урынбасары май бәйрәмнәрендә... Читать дальше...



Көньяк Сахалин шәһәре мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Көньяк Сахалин шәһәре мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырганнар. «Бездән күпмилләтле ифтар булды», дип хәбәр итә Сахалин һәм Курил татарлары инстаграмда. Сахалин мәчете хәзрәтләренә, табын әзерләүчеләргә һәм мәҗлескә килүчеләргә ифтар өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин спорт тармагын үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры Олег Матыцин очрашты. Бүгенге очрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларына әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар Казанда Бөтендөнья кышкы уеннар кысаларында 2022 елда Махсус олимпиада... Читать дальше...

Татарстанда тимер юл аша очып чыгып җиргә кадалган машинаның йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез республиканың Апас районында юл һәлакәте булган. Автомобиль зур тизлек белән барган килеш тимер юл аша очып чыккан һәм җиргә кадалган, ә аннары түбәсенә әйләнеп капланган. Каты бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше тулысынча яньчелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль белән идарә иткән ир-ат үлгән.

Башкортстанда гади авыл йортында туристларны татар ризыгы белән сыйлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Стәрлебаш районының Янгурча авылында яшәүче 62 яшьлек Ләлә Фаиковна кызы ярдәме белән үз йортын туристларга күрсәтә. Гадәти авыл йорты, хуҗалык, тавыклар, яшелчә бакчасын карагач, туристларны традицион татар ризыгы белнә сыйлыйлар. « Башинформ » хәбәр иткәнчә, авылда бер тапкыр да булмаганнар боларның барысында да экзотика күрә, кемгәдер мондый сәфәрләр мәрхүмә әбиләре һәм әбиләренең әниләре турында искә төшерә. Ләлә Фаиковнаның йортында «Әбидә кунакка» баннеры эленеп тора. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Апаста чәчү эшләре барышы һәм сөт комбинаты төзелеше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов Апас районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Алар район үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Биредә районның инвестицион проектлары тәкъдим ителде. Чәчү эшләре турында Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә. «Без хәзер карадык: барлык басулар да эшкәртелгән, бөтен җирдә эш оештырылган», - диде ул. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Президент сәфәре кысаларында аграрийлар белән чәчү кампаниясенең темплары турында фикер алышты һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышты. Читать дальше...

«Cабантуй» журналының яңа санында бүләк бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналының май саны чыкты. Бу сан бүләкле итеп ясалган. Журналдагы «Язгы сәлам» открыткасын  кисеп алып, дусларга, туганнарга юлларга мөмкин. Отркытканы үз кулларың белән бизәргә, эченә теләкләр язарга да була. Конверитны да журналдан кисеп алып, ябыштырып ясарга мөмкин. «Сабантуй» журналы укучылары өчен шундый шәп бүләкне «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйкова белән берлектә әзерләгән, дип хәбәр итә оештыручылар. «Хат язышу традициясен яңарту теләге туды. Читать дальше...

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илдар Ягъфәров үзенең «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетерүе хакында хәбәр итә. «Без проектны тәмамлап киләбез. Ул бик гади булмады. Мөгаен, ул минем иң эчкерсез режиссерлык эшем булгандыр. Тиздән премьера булыр дип өметләнәм: тулы метражлы фильм әзер», — дип яза ул үз аккаунтында. Илдар Ягъфәров бу фильмының төшерү барышы белән социаль челтәрләр аша таныштырып барды. Аның берничә тизеры да чыкты. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Читать дальше...

Композитор Луиза Батыр-Болгари «Нурлы Тукай карашы» җыры премьерасын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари «Нурлы Тукай карашы» җырының премьерасын тәкъдим итә. «2018 елда Рәмис Аймәт шигыренә „Тукай карашы“ җырын язган идем. Аны академик стильдә ТР Дәүләт камера хоры башкарды, ул киң тамашачыга таралмады. Быел мин бу шигырьләргә кабат әйләнеп кайттым — эстрада өчен яңа әсәр язасым килде», — ди композитор. Нәкъ менә эстрада җыры халыкка якын, ул аның рухи азыгы, дип саный Луиза Батыр-Болгари. Шуңа да бу стильне сайлавын әйтә. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Алар чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «16 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктыруның 7 очрагы ачыкланган, Нурлат һәм Спас районнарында өчәр кеше вирус йоктырган. Лаеш районында ике очрак... Читать дальше...

«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә теркәлү тәмамлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» бөтенроссия онлайн-акциясенә теркәлү тәмамлана — гариза бирүгә ике көннән дә азрак вакыт кала. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, «Үлемсез полк» йөреше икенче ел рәттән онлайн-форматта уза. Шуңа да карамастан, Россия халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләргә омтыла. Гаризаны 7 майга, кичке сәгать сигезгә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр дә кеше узган елдагы кебек үк шул ук гаризаны җибәрергә тели икән, аңа моны анкетада гына күрсәтергә кирәк... Читать дальше...


Музыкальные новости
Григорий Лепс

«Я не джентльмен»: Лепс вновь объяснился за инцидент с телефоном фанатки





Персональные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Хәйдәр Гыйльфанов кабат Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле вазифасында үз эшен дәвам итәчәк. Шул хактагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Гыйльфанов Хәйдәр Мәсләхетдин улын 2021 елның 8 маеннан өч елга Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле итеп билгеләргә», диелә документта. Хәйдәр Гыйльфанов 1961 елның 2 гыйнварында ТАССРның Сарман районы Буралы Чишмә авылында туган. 1983 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый... Читать дальше...

Казанда күмәкләп сугышканда дүрт кешегә пычак белән чәнчегәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Имәнлек урамында 29нчы йорт янында ир-атлар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Күмәкләп сугышу аркасында дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Аларның барысына да пычак белән чәнчегәннәр. Зыян күрүчеләргә 29, 37, 49 һәм 55 яшь. Аларның өчесенең хәле уртача авыр, ә берсенеке авыр дип бәяләнә. Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар.

«Россиянең ел агачы» бәйгесендә Татарстандагы 134 яшьлек чыршы өчен тавыш биреп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Россиянең ел агачы — 2021» конкурсында Татарстанда үсә торган 134 яшьлек Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының биеклеге 30 метрдан артык, дип хәбәр итте Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы. Тавыш бирү өчен сайтта Татарстан чыршысы 43 нче номер белән бирелә. Быел җиңүгә дәгъва итүчеләр исемлеге шактый арткан ... Читать дальше...

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете янында алмагачлар утырттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Чувашиянең Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете янында алмагачлар утыртуда катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алмагач утырту традициясе Бурятия Республикасының татар авылларында башланган. 1952 елда Татарстаннан Кяхта районының кечкенә генә Усть-Кяхта... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда дзюдо буенча халыкара турнирны ачу тантанасында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда дзюдо турнирын ачу тантанасында катнашачак. Турнирга 90 илдән 400гә якын спортчы киләчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Казанда узачак турнир Токиода Олимпия уеннары өчен квалификация булачак. 14 комплект бүләк уйнатылачак», — диде спикер. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда барлык зур шәһәрләрдә... Читать дальше...

Чаллыда исерек килеш мотоциклда йөрүче 12 яшьлек үсмерне тотканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак).Чаллыда автоинспекторлар 12 яшьлек үсмер идарә иткән мотоциклны туктаткан. Әнисе белән медицина тикшеренүе узгач, үсмернең исерек булуы ачыкланган. «Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдәге үзхәбәрчесе сөйләгәнчә, мотоциклның номеры, ә баланың шлемы һәм йөртү таныклыгы да булмаган. Үсмернең исерек булуы билгеле. «Яшүсмергә карата 16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын хисапка алу карточкасы төзелгән. Малайның әнисенә карата „Транспорт чарасы... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне



Москва

Байден: США делают все возможное для возвращения Гершковича и Уилана

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net