Мамадыш районы хастаханәсенең баш табибы медицина көллияте студентлары белән очрашты
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бу атнада Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина көллиятләрен тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды. Хәзерге вакытта диплом алды практикасын 15 студент уза, аларның һәркайсы белән баш табиб шәхсән танышты, Район үзәк хастаханәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре, максатчан юнәлеш буенча югары белем алу, хастаханәне җиһазландыру һәм медицина ярдәме күләмнәре турында сөйләде. Читать дальше...