Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар теленнән имтихан бирде
(Әлмәт, 27 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агымдагы елның гыйнварында онлайн режимда уку оештыру турында карар кабул ителде. Татар телен практик яктан белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының 36 хезмәткәре дәресләргә кушылды. Укулар 25 февральдән 20 майга кадәр атнага ике тапкыр кичке вакытта үткәрелде. 25 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты бинасында татар теле буенча йомгаклау аттестациясе узды. Читать дальше...