Төркия кунакханәләрендә эш системасы үзгәрәчәк
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Төркия кунакханәләрендә "all inclusive" системасына пандемия чорында кертелгән үзгәрешләр аннан соң сакланырга мөмкин, дип белдерде РИА Новостига Бодрум мэры Әхмәт Арас. "Россиялеләр гадәтләнгән "барысы да кертелгән" системасы буенча хезмәт күрсәтү безнең күпчелек кунакханәләрдә үзгәртелде — хәзер кунаклар үзләренә азык-төлек салмый, ә алар өчен моны официантлар эшли. Система алга таба да шундый ук принцип буенча эшләячәк дип уйлыйм", — диде агентлык әңгәмәдәше. Аның сүзләренчә, кунакханәләр персоналы өчен бу күбрәк вакыт һәм тырышлык таләп итеп, өстәмә кыенлыклар тудырырга мөмкин, әмма гигиена һәм сервис сыйфаты ягыннан уңай яклары да бар, диелә хәбәрдә