Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 08.05.2021

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең юбилей концерты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 20 ел дәвамында халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия, культураны күтәрү, ял оештыру, татар телен саклау юнәлешендә эш алып барган Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Сезнең белән 20 ел» исемле юбилей концерты узды. Юбилей концерты башланыр алдыннан фойеда тамашачыларны традицион милли киемнәр кигән кыз һәм егет чәкәк белән каршы алды. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, фото-зона оештырылган иде.Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. ... Читать дальше...

Арча шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән. Арча муниципаль районы башкарма комитеты концерт-күңел ачу программасы оештырган, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары танып-белү квестлары әзерләгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концертта бик теләп катнашкан. Читать дальше...

Минзәләдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу максаты белән килгән иде. Минзәләдә министр базислы урман питомнигын карап чыкты һәм «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Түбән Камада «Экояз-2021» акциясе дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Түбән Камада санитар-экологик икеайлык бара. Рөхсәтсез ясалган чүплекләрне җыештыру, бетерү буенча эш дәвам итә, шулай ук яшелләндерү һәм экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла. Икеайлык, шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Түбән Кама урманчылыгы» оешмасы хезмәткәрләре һәм волонтерлар бүген урман фонды территориясен чистарткан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, 5 куб. Читать дальше...

Башкортстанда Урал аръягы башкортларының мәдәниятенә багышланган форум булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 19 майдан 21 майга кадәр Башкортстанның Әбҗәлил районында Урал аръягы башкортларының «Комарткы» дип аталган яшьләр форумы узачак. Форум эше шәҗәрә һәм халык иҗаты жанрларын, шул исәптән халык һәм йола уеннарын, декоратив-гамәли сәнгатьне һәм һөнәрчелекне популярлаштыруга һәм саклап калуга юнәлтелгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Форум кысаларында гаиләләр арасында «Быуын сылбыры» видео-конкурсы, халык иҗаты жанрлары буенча остаханәләр, «Урал аръягы башкортлары» фәнни-гамәли конференция... Читать дальше...

Бүген Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 8 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында дөньякүләм танылган галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты. Аны Садри Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар язган. Мәкалә ”Драматик бер гомер: Надир Дәүләт” дип исемләнгән. Анда Надир Дәүләт “галимнәрнең галиме” дип бәяләнгән. Автор аның Мәрмәрә университеты Төрек дөньясын тикшеренүләр институтында эшләгәндә һәм башка коммерциячел университетларда укытканда бик күп галим җитештерүен, бүгенге көндә аларның да танылган галим булуларын ассызыклаган. Читать дальше...

Россиядә кайбер кешеләр өчен эш сәгатьләре кыскарырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә кайбер категория гражданнар өчен эш атнасындагы хезмәт сәгатьләрен кыскартырга мөмкиннәр. Бу турыда Федерация советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский сүзлләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хәзер 40 сәгатьлек эш атнасы. Бәлки, җомга көнендә эш сәгате кыскартылыр», — дип аңлаттылар Федерация советында. Рязанский сүзләренчә, бу яңалык Россиядә яшәүче кайбер категория гражданнарына кагылырга мөмкин. Читать дальше...

Кукмара районында яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Кичә Кукмара районы Өлге авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды.  Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәт үзенең чыгышында Рамазан аенда Коръән уку өчен бирелгән саваплар турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм мөселманнар тормышында мәчет-мәдрәсәләр төзүнең мөһимлеген аңлатты. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мәчетне яңартып коручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Читать дальше...



Тукай районында ике ветеран өчен парад һәм концерт үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Тукай районында ветераннар Рәфкать Нуриев һәм Зөфәр Дәүләтшин өчен парад узды. «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, җирлек башлыгы Резеда Сафина һәм «Гиндукуш» хәрби-патриотик музей директоры Резеда Гарипова ветераннарга котлаулар җиткерде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Районның иҗат коллективлары алар һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм концерты әзерләгән. Фронтка Рәфкать Нуриев 18 яшендә, сугышның соңгы елында чакырылган. Читать дальше...

Татарстанлылар Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәк салу тантанасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән 7 майда Мәскәүдә ел саен чәчәкләр салу тантанасы була. Тантанада Казаннан килгән Татарстан генераллары советы вәкилләре — Дамир Динниулов һәм Владимир Чайников катнашты. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы исеменнән Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.Жуков һәйкәленә чәчәк кәрзине куелды. Читать дальше...

Ульяновскида губернатор катнашында дүрт мең кешелек ифтар ашын уздырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсендә губернатор күрсәтмәсе буенча дүрт мең кеше катнашында «Волга» («Идел») спорт сараенда ифтар ашын үткәргәннәр. «Үткән елларда ике меңләп дин-кардәшебез катнашкан булса, быел аның саны дүрт меңгә җитте. Бер өстәл артына күрше төбәкләрдән йөзләгән кунак һәм өлкәдә эшләүче дистәдән артык оешма җитәкчеләре дә чакырулы иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин. Аның әйтүенчә... Читать дальше...

Казахстанда яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Наурызбай кажы Таганулы Алмата өлкәсенә эш сәфәрендә Талгар районында Абу Бәкер әс-Сыддык исемендәге мәчет ачуда катнашты. Югары мөфти яңа мәчетнең ал тасмасын кисте һәм Аллаһ йортын төзергә ярдәм иткән барлык шәһәр халкына рәхмәт белдерде. Бу турыда Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мәчет төзү — игелекле эш. Бигрәк тә изге Рамазан аенда игелекле эшләрнең савабы күп тапкыр арта. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган акция узды. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре М.Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада парламент башлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Бу акция Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре өчен традицион булды. Бу көнне без фронтка киткән һәм Бөек Җиңү хакына... Читать дальше...

Камал театры артистлары аэропортта Җиңү көне уңаеннан «Солдатлар» җырын башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, музыкантлары Казан аэропорты хезмәткәрләре белән «Смуглянка» һәм «Солдатлар» музыкаль флешмобын оештырды. «Казан» халыкара аэропортының 1А терминалында Җиңү көненә багышланган җырларны узган ел яңгыратмакчы идек. Пандемия булу сәбәпле, бер елга күчердек. Флешмобны күреп, Казан кешеләре, чит илдән килгән кунаклар да сөенде, хәтта кушылып та җырладылар», — дип сөйләде «Татар-информ»га... Читать дальше...

Төрек журналында Һади Атласига багышланган мәкалә чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих, мәдәният» төрек журналының май санында мәгърифәтче һәм сәясәтче Һади Атласига багышланган мәкалә чыккан. Журналның «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсендә татар филологы, тәрҗемәче Роза Корбан мәкаләсен Һади Атласиның тууына 145 ел туу уңаеннан язган. «Мәкаләдә „татар ватанпәрвәре“нең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм әсәрләре турында мәгълүмат, тюрколог Николай Катанов белән очрашудан хатирәсе бирелә. Тюрколог-монголист Әхмәт Темир җизнәсе... Читать дальше...

Минзәлә театры үзенең күренекле артисты Хафиз Хамматуллинны котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Минзәлә театрында Аманулланың «Ташлап китмә…» мелодрамасының премьерасы Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллинның 60 яшьлек юбилее көненә туры килде. «Хафиз абый гомере буе шушы театрга тугры булып яшәгән аксакал артистларыбызның берсе. Ул безнең бик күренекле шәхесебез», диде театр директоры Илнур Гайниев. «Сез район күләмендә генә түгел, республика күләмендә билгеле, хөрмәтле шәхес. Коллективын ихтирамын тоеп яшәгез», — диде Хафиз Хамматуллинны котларга килгән... Читать дальше...

Казан митрополиты Җиңү бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Казан митрополиты Кирилл илебез халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. «Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйм. 76 ел элек бу көн безне фашистлардан азат иткән. Җиңү халкыбызның рухы, батырлыгы белән яуланды. Күпме аналар, хатыннар һәм балалар сугыш бетсен дип дога кылган», — диде митрополит Кирилл. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл Җиңү паркындагы Дан мемориалына чәчәк салды. «Без бүген беренче тапкыр менә шулай җыелдык. Читать дальше...

Халыкара спорт мастеры, боксер Фаат Гатин мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Танылган спортчы, халыкара спорт мастеры, боксер Фаат Гатин «Тынычлык» мәчетендә мөселманнар өчен ифтар үткәрде. «Ифтар мәҗлесенә ул үзенең спортчы дусларын да чакырган иде», — ди әлеге чарада катнашкан спортчы-язучы Рәдиф Сәгъди.  Фаат Гатин — бокс буенча СССР чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры, халыкара спорт мастеры. Казанда туган һәм биредә яши.

Миңнеханов: Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Җиңү көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә әйтте. Республика җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарына — фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм уртак Җиңүгә өлеш кертүчеләргә зур игътибар бирергә өндәде. Президент искәрткәнчә, бүген Татарстанда 24 меңнән артык ветеран яши, шуларның 601е — сугышта катнашучылар. «Вакыт аяусыз. Елдан-ел ветераннар кими. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"





Персональные новости
Чемпионат

В Орле определился победитель Чемпионата Черноземья по хоккею с шайбой





Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеге турында әйтте. «Иртәгә бөек Җиңү көне. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бер кечкенә генә теләгем бар иде. Бу парк матур, биредә бик күп кешеләр ял итә. Ерак түгел сәүдә үзәге дә бар, ләкин шушы җирдә намаз кылыр өчен бер генә урын да юк», — диде мөфти. Бүген Җиңү паркындагы Дан мемориалына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл чәчәкләр салды. Читать дальше...

Уфада парад репетициясе вакытында танк янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Уфадагы хәрби йөреш репетициясе вакытында янган Т-26 совет танкы шәхси коллекциядән булган. Бу турыда Уфа гарнизонына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Кайбер Telegram-каналлар Уфада 9 майга репетиция вакытында янган танкның фотосын һәм видеосын куйды. Кадрларда хәрәкәт иткән машинадан төтен чыгуы, ә борылганда эчтә ачык ут барлыгы күренә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, ягулык түгелү аркасында Т-26 танкы яна башлаган. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган. «22 кеше хастаханәгә салынган, 13 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларның күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 12 кеше ковид йоктырган. Казанда коронавирус йоктыруның 11 очрагы, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында - икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Лениногорск, Сарман, Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...

Башкортстанда Гаилә атнасы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 11 майдан алып 16 майга кадәр Башкортстанда Гаилә атнасы игълан ителде. Бу көннәрдә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, ата-аналар компетенцияләрен арттыруга, гаилә-транспорт травматизмын профилактикалауга, гаилә ялын оештыруга юнәлтелгән акцияләр һәм чаралар узачак. Гаилә атнасы балалар әйберләрен җыю акциясеннән (яңаларын да, кулланышта булганнарын да) башланачак. Алар бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә... Читать дальше...

Мөфти Рушан Аббясов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Җиңү көне алдыннан, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы мөфти Рушан Аббясов Кремль стенасы янындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Быел делегацияне Мәскәү өлкәсе Думасы рәисе Игорь Брынцалов җитәкләде. Делегация составына Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары, Мәскәү өлкәсенең мактаулы гражданнары, Мәскәү өлкәсе Думасы, Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы... Читать дальше...

Татарстанның күпчелек аграрийлары май уртаcына чәчү эшләрен төгәлләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстанда күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары май уртасына чәчү эшләрен төгәлләячәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында шимбә киңәшмәсендә сөйләде. Докладчы сүзләренчә, шушы көннәрдә чәчү кампаниясе экваторны узды. Эшләр 920 мең га (планнан 52 процент) мәйданда башкарылган. Шуның бөртекле сабан культуралары 682 мең га, майлы культуралар 100 мең га, шикәр чөгендере 42 мең га мәйданны били. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошел ливень «летней интенсивности»





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Александр Розенбаум рассказал о дополнительном источнике дохода: "Не бомжовые заведения"



Москва

В лесу в ТиНАО обнаружен человеческий скелет

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net