Түбән Камада «Экояз-2021» акциясе дәвам итә
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Түбән Камада санитар-экологик икеайлык бара. Рөхсәтсез ясалган чүплекләрне җыештыру, бетерү буенча эш дәвам итә, шулай ук яшелләндерү һәм экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла. Икеайлык, шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Түбән Кама урманчылыгы» оешмасы хезмәткәрләре һәм волонтерлар бүген урман фонды территориясен чистарткан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, 5 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелган.