Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 09.05.2021

Әлки районында Җиңү бәйрәменә 30 килограмм ботка пешергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 9 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында Җиңү бәйрәменә килгән халык тәмле солдат боткасы белән сыйланды. Парк уртасындагы кыр кухнясы янында да халык мәш килде. Мондагы тәмле ботка исе бөтен тирә-юньгә таралган иде. Ашчы кызлар Алия Минһаҗева һәм Алсинә Сәләхиева һәркемне ягымлы елмаеп каршы алды, итле карабодай боткасын мул итеп салып бирде. Ботка янына тәмле кара икмәк тә бар иде. «Утыз килограмм ботка пешердек. Һәркемгә җитә, тәмле итеп ашагыз», — диде «Йолдызлык» кафесы аш-су осталары. Читать дальше...

Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башланды һәм дүрт минут дәвам итте. Оештыручылар сүзләренчә, салютны күзәтү өчен иң яхшы урын Меңьеллык мәйданыннан ерак түгел - Казансу елгасы акваториясендә иде.

Илсөя Бәдретдинова: Җырчының күңелендә нәрсә булганын тамашачы белми дә кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады. Кремль янындагы мәйданда җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Күптән түгел апасы үлүенә карамастан, җырчы, кайгысын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдә сер бирмәде. «Минем эшем шул бит… Күп кенә вакытта артистның күңел түрендә нәрсә барлыгын тамашачылар белмичә дә кала. Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәттәшләрем мине яхшы аңларлардыр... Читать дальше...



Актанышның Татар Ямалы авылында беррәттән ике һәйкәл сафка басты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 9 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш районының Татар Ямалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты. Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган һәйкәл авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан. Бүгенге көндә Татар Ямалы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә.  Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчылары зур хезмәт куйган.

Бөек Җиңүгә багышланган концертта Артур Исламов «Татар алга» җырын башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов үзенең «Татар алга» җырын башкарды. «Монда татарлар бармы?» — дип сорады ул җырга керешкәнче. Бу минутларда Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы бара. Чарада шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы көтелә. Концерт халык караокесы форматында уза.

Иртәгә Татарстанда 27 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 майда, Татарстанда циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнашачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр (төнлә – аерым районнарда) явачак. Төнлә һава температурасы +13, +15 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +25, +27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә метеорологлар.

Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар, Җиңү волонтерлары катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик, 2020 елның 31 гыйнварында шәһәр зиратының Дан аллеясендә туганнар каберлегендә 80нче чаңгы батальонының 19 сугышчысы кайтарып җирләнде. Читать дальше...

«Бер кечкенә генә авылдан дүрт кыз бала сугышка киттек» - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Лилия Локманова). Тәскирә апа Галимуллинаны Балтачта белмәгән кеше бармы икән? Унынчы дистәне тутырып килсә дә, шигырьләр яза, аларны яттан сөйли, тормышының һәр мизгелен хәтерли торган шат күңелле әби ул! “Укырга алмасалар да, сугышка ярадым” Язмышына үпкәләми, шөкер итеп яши сугыш кичкән әби “Ай, матур киенеп килгәнсең! Егетләр янына йөрмисеңдер бит? Минем янга гына килгәнсеңдер?” – дип шаяртып каршы алды ул мине. Шаяртып кына түгел, шигырьләр дә кушып сөйләшә Тәскирә апа! Читать дальше...



Татарстанда һәлакәткә очраган самолет пилотының очарга рөхсәте булмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. «Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров. Алдарак «Татар-информ» Әлмәт... Читать дальше...

Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бүген, Бөек Җиңү көне уңаеннан, үзенең Инстаграмдагы аккаунтында «Үлемсез полк» акциясен уздыра. Акциядә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән уртаклашалар. Онлайн акциядә сугышта катнашкан Шәйдулла Гарифуллин, Гайнислам Динисламов, Якуб Ибраһимов, Абдул Фиткуллин, Хәбибулла Санзяпов һәм башка милләттәшләребез турында мәгълүматлар урын алган инде. «Уртаклашырга теләгән тарихи фоторәсемнәр... Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдин: Совет сугышчыларының батырлыгын киметеп күрсәтергә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин Россия һәм БДБ илләре халкын Җиңү көне белән котлады. Шулай ук тарихны үзгәртергә һәм совет сугышчыларының батырлыгын киметеп күрсәтергә ярамаганлыгын әйтте, дип яза РИА Новости. «Тарихчылар бу сугышның кырыс хакыйкатен тамчылап җыюны дәвам итә. Әмма тарихны үзгәртергә ярамый, азат итүче солдатның батырлыгын, халык батырлыгын беркем дә киметеп күрсәтергә тиеш түгел. Әлеге батырлык мәңгелек», — диелә мөфти Равил Гайнетдин мөрәҗәгатендә. Читать дальше...

Лаешта Җиңү паркында СССР Герое Борис Кузнецовка бюст ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бронза бюст ачылды. Һәйкәлдәге җәймәне геройның кызы һәм оныгы Наталья һәм Александр Иванченовлар ачты. Геройның кызы һәм бюстның охшашылыгы тантанага килүчеләрне шаккаттырды. Наталья Борисовна үзе дә, бюстның үзенә охшавын әйтте. «Бу бюстны миңа карап ясаган кебек», — диде Наталья Иванченова. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантанада район башлыгы Илдус Зарипов, ветеранның тол хатыны Әлфия Филатова... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Прилучныйның Казанда Җиңү парадында җырлавын инстаграмда күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актеры Павел Прилучныйның Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадындагы чыгышын үзенең Инстаграм аккаунтына куйды. Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм Казанның мактаулы гражданины — очучы-истребитель Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли. Әлеге фильмның саундтрегы — «Любимый город» җыры. Читать дальше...

Санкт-Петербург татарлары Пискарев зиратындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүе татарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды. Алар Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-Ана» монументына веноклар салды. Тантанада Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм төбәктә яшәүче татарлар катнашты. Шулай ук алар Ленинград өчен көрәштә һәлак булган татарлар өчен Пискарев зиратында куелган мемориаль плитәгә дә чәчәкләр салдылар. 2001 елда монда Хәтер аллеясы оештырылган һәм «Татарстан Республикасы. Читать дальше...

Чаллыда беренче тапкыр оркестр белән узган Җиңү парадына атлы җайдаклар да кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган хәрби парад быел беренче тапкыр оркестр белән үтте. Парадка атлы җайдаклар да кушылды. 82 нче кадет мәктәбе укучылары уйнаган тантаналы марш көенә әлеге мәктәпнең барабанчылар колоннасы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары узды. Читать дальше...

Россия Герое Дамир Йосыпов Җиңү парады колоннасында танкта йөрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов Екатеринбург янындагы Югары Пышма шәһәрендә Җиңү көнендә ИС-3 танкында йөрде. Бу хакта РИА Новости яза. Пассажирлар утырган самолетны Мәскәү янындагы кукуруз басуына утырткан герой Дамир Йосыпов әйтүенчә, ул танк батальонында хезмәт иткән һәм механик-йөртүче булып эшләгән. Аның сүзләренчә, армиядә нәкъ менә ИС-3 танкы белән идарә иткән. «Җиңү көне — барыбыз өчен дә иң дулкынландыргыч бәйрәм. Парадта катнашу зур горурлык. Җиңү яулаган танклар... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн акциясендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-йөрешендә катнаша. Республика җитәкчесе фотосы белән янәшә аның әтисе ягыннан бабасы — Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының фотосы урнаштырылган. Алдарак «Татар-информ» 15:00 сәгатьтә Казанда һәм бөтен ил буенча «Үлемсез полк онлайн» бөтенроссия акциясе башлануын хәбәр иткән иде. Трансляцияне «Татар-информ» сайтында карарга мөмкин.

Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Урмай авылындагы «Кара пулат» мәчетендә ифтар мәҗлесе була. «Ифтарларны ел саен уздырып барабыз. Элек Фәрит абый Гыйбатдинов „Кара пулат“ мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Сафиуллин белән бергәләп үткәрә иде аны. Бүгенге мәҗлестә барлыгы 100 кеше: татар милли-мәдәни автономиясенә йөрүчеләр, дин әһелләре катнашырга тиеш», — диде Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ифтар мәҗлесе... Читать дальше...

«Үлемсез полк» акциясен социаль челтәрләрдә, онлайн-кинотеатрларда карап була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген 15:00 сәгатьтә Татарстан башкаласында «Үлемсез полк онлайн» бөтенроссия акциясе башланды. Трансляцияне «Татар-информ» сайтында карарга була. Акция мондый форматта икенче тапкыр уздырыла. Һәрбер төбәкнең үз трансляциясе булачак. Трансляцияне 2021.polkrf.ru сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм телеканалларның битендә, шулай ук Okko, ivi.ru, more.tv онлайн-кинотеатрларында һәм Смотрим.ру. платформасында карарга була. Моңа кадәр «Үлемсез... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней





Персональные новости
ЦСКА

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве





Мәгариф министрлыгы тарих буенча мәктәп программаларын тикшерә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен тарих фәнен укыту программаларын тикшерә башладылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцока сылтама белән РИА Новости яза.  Россиядә мәктәптәге тарих дәреслекләрен тикшерү Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасыннан соң башланды. Ул кайбер дәреслекләрдә укучыларны икенче фронттагы сугыш турында тулырак таныштыралар, әмма Сталинград сугышын искә алмыйлар дигән иде. Читать дальше...

Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Хәбибов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать биштә Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, филология фәннәре кандидаты Лотфулла Хәбибов вафат. «Күпләрнең яраткан остазы Лотфулла Гайфулла улы Хәбибовныың йөрәге тибүдән туктады. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!» — дип яза «Тулпар» журналы инстаграмда.

Татарстанда җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрады, үлүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 12:45 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй авылы янындагы трасса тирәсендәге кырда «Ермак» җиңел моторлы самолеты һәлакәткә очраган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Аларның шәхесе ачыклана. «Ут капмасын өчен, янгын сүндерүчеләр күбек сиптерде, ә соңыннан коткаручылар белән бергә кешеләрнең мәетләрен чыгарды», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Ветераннар оешмасы вәкиле, әфганчы: Хәзерге яшьләр Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Александр Поляков фикеренчә, бүгенге яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый. «Парадта балаларның күпләп катнашуы сөендерде. Соңгы елларда яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен тагын да ныграк аңлый башлады. Алар үзләре яшәгән авыл тарихын, нәселен, мәдәни мирасны өйрәнергә омтыла. Мондый патриотик хисләр, буыннарга карата хөрмәт... Читать дальше...

Чаллыда Илсур Һадиуллин һәм Наил Мәһдиев мәңгелек ут янында хәтер вахтасында торды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Җиңү парады, елдагыча, «Ватан-ана» һәйкәле янында узды. Ул Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләренең хәтер вахтасында торуы белән башланды.  Һәйкәл янындагы мәйданга тантаналы төстә Россия һәм Татарстан, Чаллы флаглары, Җиңү билгесе чыгарылды. Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча Республика Хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Рәшит Ильясов парадның әзерлеге турында рапорт бирде. Читать дальше...

Бөек Ватан сугышы ветераны: Казандагы Җиңү парадын күреп еладым

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бөек Ватан сугышы ветераны, фашист концлагерьлары тоткыны булган Вера Бакаева Казандагы Җиңү парадын карагач елаганын әйтте. «Быел Җиңү парады шуның хәтле югары дәрәҗәдә узды. Шаккатып карап утырдык. Мин хәтта еладым… Түзә алмадым. Шул авыр елларны күрдем бит мин. Хәзер миңа 90 яшь инде, ә барысы да һаман хәтердә», — дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән. Ветеран сүзләренчә, сугышта күрсәткән батырлыклар онытылмасын өчен, яшь буынга ветераннар белән очрашып торырга кирәк. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Полина Михайлова

Россиянка Полина Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

«Папа сегодня в Кемерово, и здесь кайф»: как Баста собрал стадион кузбассовцев



Москва

В Тверь прибыл красавец-теплоход Мустай Карим

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net