Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 10.05.2021

Саба балалар сәнгать мэктәбендә «Йолдызлар чаткысы» бию фестиваль-конкурсы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бүген Саба балалар сәнгать мэктәбендә «Йолдызлар чаткысы» бию фестиваль-конкурсы узды. Бәйрәм халыкара бию көнен билгеләп үтү һәм 5нче сыйныф укучыларының «Концерт номерларын сәхнәгә кую осталыгы» предметыннан имтихан тапшыруга багышланган иде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Чарада бию бүлегенең барлыгы 150дән артык укучысы катнашты. Чыгышларда милли халык биюләре, заманча, тематик биюләр урын алды. 4,5нче сыйныф укучыларының үзләре иҗат иткән — сәхнәгә куйган... Читать дальше...

Республикакүләм ифтар кысаларында мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 11 майда Казанда 9нчы Республикакүләм ифтар узачак. Быел Республикакүләм ифтарының төп мәйданы «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Ә массакүләм авыз ачу урынына эләгә алмаучылар өчен «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары тарату пункты оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Ифтар җыелмалары 11 майда «Ак Барс Арена» стадионының Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылачак. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда 32 градуслы эсселек турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. 11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак. 11 майда көндез максималь һава температурасы +24..+29, 12 май һәм 13 май көннәрендә  +25..+31 градус көтелә. 14 майда һәм 15 майда, алдан фаразлаулар буенча ,төнлә + 12.. +17 градуска кадәр, көндез һава + 27 ..+32 градуска кадәр җылы була. Элегрәк «Татар-информ» республикада урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле... Читать дальше...



Коронавирус очраклары акрын темпта арткан төбәкләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Еврей автономияле өлкәсендә, Ненец һәм Чукот автономияле округларында тәүлек эчендә коронавирус үсеше күзәтелмәгән, дип хәбәр иттеләр журналистларга коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Еврей автономияле өлкәсе, Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы — 0 процент, 2. Алтай Республикасы — 0,02 процент, 3. Тыва, Хабаровск крае — 0,04 процент», — диелгән хәбәрдә.

Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Кисәтү 11 майдан 17 майга кадәр гамәлдә булачак. «Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары— 4нче класслы булуы көтелә», - диелә Татарстан Гидрометеорология хәбәрендә.

Җиңел моторлы самолет һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров эш «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча кузгатылганлыгын әйтте.   Тикшерүчеләр ачыклаганча, «Ермак» самолеты алдагы көнне 12.40 сәгатьтә күккә күтәрелгән, әмма «Пойма» утырту мәйданыннан очу хокукына рөхсәт булмаган. Самара өлкәсендә яшәүче 56 яшьлек ир һәм һава судносы... Читать дальше...

Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза торган М7 кисемен төзү өчен 150 кишәрлек алыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Чаллы һәм Түбән Каманы урап үтеп, М7 трассасы участогын төзү өчен Татарстанда 150 җир кишәрлеге резервланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. 150 кишәрлекнең 67се — Түбән Кама районында, 55е — Тукай, 28е Зәй районында урнашкан. Алар өч елга резервланган. Төзелеш-монтаж эшләре проектны тормышка ашыруның икенче этабы буенча 26+800 км - 55+300 км участогында башкарылачак. Бу чорда милекчеләр... Читать дальше...

Биектауда авариягә юлыккан җиңел машина пассажиры хастаханәдә үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). «Авариядә зыян күргән бер кеше Биектау район хастаханәсенә бик авыр хәлдә китерелгән иде, ул реанимация бүлегендә вафат булды», – дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли. Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез республиканың Биектау районында Ravon һәм Land Rover машиналары бәрелешкәнен хәбәр иткән иде . Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булды.



Татарстан Президенты Спас районында чәчү эшләренең барышын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районында чәчү эшләре ахырына якынлаша. 10 майга эшләр 73 процентка төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашуда шундый мәгълүмат бирелде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта республикада 43,5 мең гектар мәйданның 31,8 мең гектарында чәчелгән. Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов сөйләвенчә, барлык хуҗалыклар да орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Алексеевскдорстрой»ның 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевск районында булды. Татарстан Республикасы җитәкчесе эш сәфәренең максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов «Алексеевскдорстрой» ААҖнең 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән танышты, предприятиенең асфальт-бетон заводында булды. Биредә ул юл-төзелеш лабораториясе эшен... Читать дальше...

Төркиядә чыгучы төрки халыклар журналында Нәби Дәүли турында мәкалә дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 10 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә нәшер ителүче төрки халыкларның уртак басмасы «Кардәш каләмнәр» журналының соңгы санында татар язучысы Нәби Дәүли турында мәкалә чыкты. Аның авторы — КФУ галимәсе Асия Рәхимова. Мәкалә «Мин бу җирдә калам» дип исемләнгән. Анда автор Нәби Дәүлине күпкырлы иҗат кешесе итеп таныткан. Татар язучысының катлаулы тормыш юлын яктырту белән бергә, иҗатына әдәби-гыйльми анализ ясаган. Асия Рәхимова Нәби Дәүлинең язучылык осталыгыннан тыш, шагыйрьлек һәм рәссамлек сәләтенә дә ия булуын. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 34 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 34 татарстанлыда ачыкланган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары — элемтә юлы белән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 15 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Бу юлы Чаллы зарарлану очраклары саны буенча лидер булып тора, биредә тәүлек эчендә 10 очрак теркәлгән. Аннары рейтингта Баулы районы - тугыз һәм Казан дүрт инфекцияле кеше ачыкланган. Читать дальше...

Россиядә тәүлек эчендә коронавируслы 321 пациент вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 инфекциясеннән 321 пациентның үлеме расланган. Пандемия чорында барлыгы 113 647 кеше вафат булган. Бу хакта РИА Новости коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта журналистларга бирелгән мәгълүматка сылтама белән хәбәр итә. «Соңгы тәүлек эчендә 321 үлем очрагы расланган… Барлыгы 113 647 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә.  Аерым алганда, Мәскәүдә тәүлек эчендә коронавирустан 56, Санкт-Петербургта 30, Самара өлкәсендә 17 пациент үлгән.

Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән.  «Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Читать дальше...

Миңнеханов Россия төбәкләренең бик көчле йогынтылы башлыклары өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик көчле йогынтылы Россия субъектлары башлыклары арасында өченче урынны алды. Бу хакта АПЭК төзегән апрель рейтингы мәгълүматлары дәлилли. Республика җитәкчесенең уртача баллы 7,5 тәшкил итә. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,34) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (7,65) гына узып киткән. Алардан тыш, бишлеккә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин (7,23) һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор (7,06) кергән. Шунысы игътибарга лаек... Читать дальше...

Башкаланың Җиңү паркында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Татарстан башкаласында Җиңү паркында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды. Ун стендтан торган экспозиция «Һәлак булган солдатларның аналары һәм тол хатыннары» монументы янында урнаштырылган. Стендлардагы мәгълүмат ярдәмендә шәһәр халкы Казанда фронт өчен ниләр эшләүләрен, Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә нинди ачышлар ясалуын, ТАССР башкаласына эвакуацияләнгән предприятиеләр турында белә ала. Фотоматериаллар ТР Милли музее һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде... Читать дальше...

Татарстан Хезмәт министрлыгы бу атнада өстәмә ял көне турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бу атна Татарстанда кыска эш атнасы була. 10 майдан тыш, татарстанлыларны тагын бер ял көне көтә, дип искә төшерә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Президенты Указы нигезендә, 13 май - Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шул ук вакытта 12 май алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Быел Җиңү көне якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, эш атнасы 11 майда башланачак һәм Татарстанда яллар өч көн тәшкил итә. Читать дальше...

Британиянең Covid-19 штаммы Башкортстанда ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Британиянең коронавирус йогышы штаммы Башкортстан территориясендә табылган. Бу хакта Интерфакс Роспотребнадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казакка сылтама белән хәбәр итә. «Әйе, безнең республика территориясендә Британия вирусы штаммы ачыкланды. Вирус йоктыручылар авыр хәлдә түгел. Аларның бер өлеше савыкты инде», — диде Казак җомга көнне киңәшмәдә. Ул республикадан коронавирусның башка штаммнарын ачыклау өчен «Микроб» фәнни-тикшеренү институтына авыручылардан 48 биологик материал җибәрелгәнлеген әйтте.

Доллар 73,73 сумга кадәр төште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Евро һәм доллар курсы дүшәмбе көнне нефтькә бәяләр арта башлау фонында кимегән. Бу хакта РИА Новости Мәскәү биржасы мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә. Ил валютасы Америка долларына карата алты тиенгә ныгыды. «Иртәгә» исәп-хисабы буенча доллар курсы 73,73 сумга кадәр төште. Евро курсы 12 тиенгә кимеде һәм 89,66 сум булды. Brent нефтенә бәя 0,5 процентка — бер баррель өчен 68,66 долларга кадәр күтәрелде.


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Россиялеләргә хезмәт хакын арттыру ысулларын аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Адвокат Марина Буянова «Кичке Мәскәү» тапшыруында җитәкчелектән хезмәт хакын утыз процент тирәсе арттыру турында сорау нигезле булган очраклар турында сөйләде. РИА Новости хәбәр иткәнчә, юрист башкарылган эшләрнең күләмен һәм авырлыгын исәпкә алырга киңәш итә. Шулай итеп, хезмәткәр әгәр дә таләп ителгәннән күбрәк эшләсә, эш авыраеп китсә яки эш шартларының куркынычы артса, финанс шартларын яхшыртуны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта юрист хезмәт килешүендә язылган... Читать дальше...

Татарстан студентлары «Җиңү хатлары» онлайн-флешмобында катнаша ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «Җиңү хатлары» онлайн-флешмобын башлап җибәрде, ул 15 майга кадәр дәвам итә. Акция тарихи горурлыкны ныгытуга һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар истәлеген саклауга юнәлтелгән. Флешмобта катнашу өчен фронттан хат, бүләкләү кәгазе яки Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңың теләсә кайсы юлламасын табарга, хатның фотосурәтен бастырырга яки видео төшерергә кирәк — хаттан өзек укырга һәм сугышчының кыскача биографиясен сөйләргә була. Читать дальше...

Бөгелмә театры кәрәзле телефоннарны сүндерүне сорап, яңа аудиобелдерүләр яздырган

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 10 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актерлары кәрәзле телефоннарны сүндерүне сорап, гадәти булмаган аудиобелдерүләр яздырдылар. Бу хакта театр мөдире Юлия Исмәгыйлова сөйләде. «Элек барлык спектакльләргә дә бер белдерү булды, аннары һәрберсенә аерым язарга булдык. Без юмор белән эш итәргә теләдек, чөнки тамашачыдан кесә телефонына фотога төшермәү яки тавышын өзү турында күпме генә сорасак та нәтиҗә юк диярлек. Шуңа күрә без... Читать дальше...

Алабуга районы башлыгы агитбригада белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 10 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәхмәтуллин Нуретдин һәм Горбунованы Лидияне концерт бригадасы белән котлады. Бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр ветераннарның яшәү урыннарына килде. Фронт бригадалары ветераннарны сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр.  Нуретдин Рәхмәтуллинның оныгы бабасын дулкынландыргыч шигырь белән котлады.  Агитбригада Алабуга һәм район авылларында яшәүче ветераннарны Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. Читать дальше...

Җиңү көнендә Түбән Камада егермедән артык интерактив мәйданчык эшләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Быел Түбән Камада 9 Май бәйрәме программасын Лемаев мәйданында интерактив-тематик платформалар ачып җибәрде. Биредә төрле предприятие, оешма, идарә, эзләнү отряды вәкилләре Җиңү көненә багышлап, ике дистәдән артык интерактив мәйданчык әзерләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Түбән Кама Нефтехим»ның «Нефтехимик» эзләнү отряды кыр кухнясын һәм артефактлар куелган күргәзмә тәкъдим итте. Шин комплексы хезмәткәрләре үз мәйданчыкларында... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Денис Мацуев

Денис Мацуев выступит на фестивале "Владивостокские сезоны" в рамках ВЭФ-2024



Москва

Евросоюз призвал РФ отменить решение по активам Ariston и BSH Hausgerate

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net