Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 04.05.2021

Иске Ярмәк авылында «Ак каен» фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, Иске Ярмәк авылы «Ярмәк вагы» биюенең туган җире. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбль коллективын БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.

Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече Йолдыз Исәнбәт иртәгә үз йорты яныннан соңгы юлга озатыла. Йорт адресы - Академик Кирпичников урамы (урамның элеккеге исеме Октябрьнең 50 еллыгы), 12 нче йорт. Хушлашу вакыты 11.00 Йолдыз Исәнбәт бүген вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.

Әтнәдә ветераннарга Җиңү икмәге тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 4 май, «Татар-информ», « Әтнә таңы », Сурия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.  Быел беренче тапкыр хәрби комиссар Алмаз Борһанов Әтнәнең өч ветеранына Җиңү паегын — Җиңү икмәген тапшырды. Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде. Ипигә өстәп... Читать дальше...



Саба укучылары Курск шәһәрендә физкультурадан олимпиадада алдынгы урыннар яулады

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 4 май, «Татар-информ», « Саба таңнары »). 24-30 апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Саба укучылары алдынгы урыннар яулады. Саба районыннан олимпиадада «Сәләтле балалар интернат-мәктәбе» укучылары катнашып, югары җиңүләргә иреште, дип хәбәр итте район басмасы. 11 сыйныф укучысы Кашапов Азат — җиңүче, 10 сыйныф укучысы Сабиров Морат — җиңүче, 8 сыйныф укучысы Закирова Регина — призер, 11 сыйныф укучысы Галявин Әмир ... Читать дальше...

Новосибирск өлкәсендә «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 3 майдан 2 июньгә кадәр «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак. Бәйге «Сабантуй» бәйрәменең барлыкка килү тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, балаларның һәм олыларның талантларын ачу максатыннан уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә канаша ала. Бәйге 2021 елның 3 маеннан 2 июненә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 3-7 июньдә чыгарыла. 7 июньдә «Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге» сайтында урнаштырыла. Читать дальше...

Чаллыда ягып җылыту сезоны төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә, 5 майда, Чаллыда барлык торак йортларда һәм башка объектларда җылылык сүндереләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градус һәм аннан да югарырак булса, җылылыкны сүндерергә була. Шәһәр әлеге алгоритм буенча күп еллар эшли инде. 2019 елда Чаллыда ягып җылыту сезоны 7 майда, узган елда 4 майда төгәлләнде, ә быел 5 майда тәмамланачак», — диде башкарма комитет вәкиле. Читать дальше...

Кукмара районында 9 яшьлек кыз өстенә футбол капкасы ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр.   Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады.

Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде. «Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова. Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте... Читать дальше...



Татарстанда машина түбәсенә капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Лаеш районының Орел авылында трассада авариядән соң җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Шаһитлар хәбәр итүенчә, юл чатында ике җиңел машина бәрелүдән. Көчле бәрелүдән «Лада Ларгус» түбәсенә әйләнеп капланган. Шаһитлар әйтүенчә, Hyundai рулендәге хатын-кыз зыян күргән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллыда судья Иван Захаров вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда судья Иван Захаров 53 яшендә вафат булды. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Иван Захаров судья вазифасына Россия Президенты указы белән 2013 елның 25 июлендә билгеләнгән. Аңа кадәр Яңа Чишмә, Лаеш, Алабуга районнары прокуратурасында эшләгән, судь итеп билгеләнгәнче Казанның Совет районы прокуроры урынбасары була. Чаллы судында ул балаларга зыян салу белән бәйле эшләрне тикшергән. Ун яшьлек кызны трамвай таптату, беренче каттагы... Читать дальше...

Җиңү көненә багышланган чараларда Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларда былтыр вафат булган Борис Кузнецовның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте. «Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү өчен быел Җиңү Көнендә узачак бәйрәмнәрдә чаралар каралган», — диде спикер. Ул әйткәнчә, Кузнецовның бюсты һәм мемориаль такта эшләнә.   Советлар Союзы Герое 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды. Читать дальше...

Башкортстан зиратларында өмәләр башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүгеннән Башкортстан зиратларында өмәләр башланды. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте дип яза «Башинформ» . «Бер ел элек республикада Искә алу көне уздыру традициясе барлыкка килде», — дип язган ул. Һава торышына бәйле рәвештә, быел барлык муниципалитетлардагы зиратларда өмәләр 3-8 майда уздырыла. Зират өмәләрендә республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша. Каберлекләр тәртипкә китереләчәк, корыган агачлар һәм ботаклар киселәчәк... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 35 кешедә коронавирус ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 15, Чаллыда 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында икешәр кеше авырган, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Спас районында берешәр очрак ачыкланган. 4 майга Татарстанда ковидның 20 602 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 17 619 кеше дәваланып беткән... Читать дальше...

«СалаваTik»ларның яңа чыгарылышында җырчы балаларның әниләре дә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналының «СалаваTik» проектында әниләргә багышланган өр-яңа видео дөнья күрде. Проектта Гөлшат Зәйнашева сүзләренә, Фәтхерахман Әхмәдиев көенә язылган «Җырлыйм әнием турында» җыры чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, башка җырларга төшерелгән видеолардан аермалы буларак, бу юлы видеода «СалаваTik»лардан тыш, җырчы балалаларның әниләрен дә күрергә мөмкин. «СалаваTik» проектында катнашучы җырчы балаларның әниләре — безнең төп ярдәмчеләребез дә, юлдашларыбыз да. Читать дальше...

9 майда Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасы ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Зәйдә янган һәйкәл урынына 9 майда яңасын, композит булмаган материаллардан ясалганын ачачаклар. Һәйкәл инде әзер, аны шушы көннәрдә шәһәргә алып кайтачаклар. «Зәйдә һәйкәл 9 майда ачылачак, хәзер аны кою урыннан алып кайту эшләре башкарыла. Аны шул ук урынга урнаштырачаклар», — диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, һәйкәл янганнан соң республикада масштаблы... Читать дальше...

Казахстан мәчетләрендә җомга намазы укырга рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казахстанда 3 майдан башлап мәчетләрдә җомга намазы укырга рөхсәт ителде. Әлеге карарны илнең баш санитар табибы Ерлан Киясов чыгарды, дип хәбәр итте Казахстанның Диния нәзарәте сайты . «Мәчетләр, православие чиркәүләре территориясендә ачык һавада күмәк дини чаралар, шул исәптән җомга намазларын уку битлек режимын һәм социаль дистанция саклап уздырыла», — диелә карарда. Казахстанның Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай кажы Таганулы Рамазанның беренче көнендә... Читать дальше...

Югары Осланда авариядә бер ир-ат автомобиль салонында кысылып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген республиканың Югары Ослан районында трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында авария килеп чыккан. Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган. Көчле бәрелүдән җиңел машина шактый җимерелгән, йөк машинасының тәгәрмәче чыгып очкан. Бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның аягы сынган, аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.

Татарстанда көчле җил чыгу сәбәпле, давыл кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген, 4 майда, көндез һәм кич Татарстанда 15-27 метр тизлектә көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.   Көчле җил булганда өйдә калырга, ишек һәм тәрәзәләрне ныклап ябарга киңәш ителә. Әгәр урамда калгансыз икән, көчле җил вакытында зыян китерергә мөмкин булган объектлардан: реклама такталарыннан, юл билгеләреннән читтәрәк торырга кирәк. Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз. Читать дальше...

Милли музейда Бөек Ватан сугышында кулланылган ату коралларын карап була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 4 майда Татарстан Милли музееның 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы мемориалында Бөек Ватан сугышы коралларына багышланган «Барысы да Җиңү өчен» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә Җиңүнең 76 еллыгына багышланган. Биредә сирәк очрый торган ату кораллары да куела. Мәсәлән, ШКАС — 1930 елда җитештерелгән тиз ата торган синхрон авиацион беренче совет пулеметы; 1934 елгы Дегтяров пистолет пулеметы; Аймо Лахти — Suomi KP/-31 системалы фин пистолет пулеметы тәкъдим ителә, диелә музей хәбәрендә. Читать дальше...


Музыкальные новости
Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи





Башкорт драма театрында щепкинчы-студентлар диплом спектаклен күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 15-21 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Кече сәхнәсендә М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесының башкорт студиясе диплом спектакльләрен күрсәтәчәк. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда Дәүләт академия Кече театры каршындагы М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын Башкортстаннан 15 студент тәмамлый. 14 майда щепкинчылар «АРТ-Корылтай» мәдәният форумының пленар утырышы алдыннан чыгыш ясар дип планлаштырыла. Читать дальше...

Берлинны алуда катнашкан «Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән» әләмен Казанда күрсәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 6 майда Татарстанның Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Байрак — Җиңү билгесе» тантанасында Берлинны штурмлауда катнашкан 146 дивизиянең 280 артиллерия полкының «Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән» дип аталган байрагын алып чыгачаклар. Бу көнне «Көт мине, мин кайтырмын» әдәби-музыкаль композиция күрсәтелә, ул музей фондында саклана торган фронт хатлары нигезендә төзелгән, дип хәбәр итте оештыручылар. Тамашад сугыш вакыйгалары Ватанны... Читать дальше...

Самардагы «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен җәйге лагерь оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара шәһәрендәге «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча җәйге лагерь оештыра.  Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, укулар 1 июньдә (9:00 — 14:00 сәгатьләрдә) башлана. Балаларны традицион рәвештә Коръән укырга — тәҗвидкә, Ислам нигезләренә, намазга, хәдисләргә, әхлакый тәрбиягә өйрәтәчәкләр, диелә хәбәрдә. Белешмәләр өчен телефон: 8 927 023-96-72.

«Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Мөслим районы мәдәният йортының «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә җиңүче булды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы. 2021 елда грантлар алу өчен Россиянең 84 төбәгеннән 263 коллектив гариза биргән. Фестиваль лауреатлары 2021 елның декабрендә Мәскәүдә узачак гала-концертта катнашачак, диелә хәбәрдә.

Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин, секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14…+9, көндез +17…+22 градус булачак. Көньяк районнарда һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Читать дальше...

Түбән Камада коры үләнгә ут төрткән кешене эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Түбән Камада велосипедка утырып бара торган кеше коры үләнгә ут төртеп киткән, ялкын янәшәдә туктап торган машиналарга кадәр җитә язган. Әлеге ролик социаль челтәрләрдә таралды. Күзәтү камераларыннан күренгәнчә, янгын сүндерүчеләр утны хәрби кием белән сүндергән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәл 30 апрельдә булган. Көндез янгын сагы чакыру өчен 101 номерына Менделеев урамында үлән яну турында хәбәр итәләр. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вольфганг Амадей Моцарт

Моцарт в рок-формате: ставропольские музыканты представили свою версию известного мюзикла



Москва

Заместитель прокурора Брянской области и бизнес-омбудсмен провели встречу с предпринимателями Бежицкого района

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net