Самардагы «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен җәйге лагерь оештыра
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара шәһәрендәге «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча җәйге лагерь оештыра.
Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, укулар 1 июньдә (9:00 — 14:00 сәгатьләрдә) башлана. Балаларны традицион рәвештә Коръән укырга — тәҗвидкә, Ислам нигезләренә, намазга, хәдисләргә, әхлакый тәрбиягә өйрәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 927 023-96-72.