Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 11.05.2021

Казан мәктәбендә зыян күргән балалар арасында Баулыда туган яшүсмер дә булган

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 11 май, «Татар-информ», «Баулы-информ» ). Казанның 175нче гимназиясендә Баулы шәһәрендә туган 14 яшьлек яшүсмер дә зыян күргән. Хәзер Тимур З. Республика балалар клиник хастаханәсендә, аның хәле авыр дип бәяләнә. Малайның әтисе Марат З. сөйләвенчә, ике ел элек аның ике улы әниләре белән Баулыдан Казанга күчкән. «Баулы-информ» хәбәрчесе белән аралашканда Маратның Казанга улы янына килеше булган. Тимурның әтисе сүзләренчә, ул авыр хәлдә — укучының үпкәсе яраланган. Соңрак Тимурга ашыгыч рәвештә операция ясаулары билгеле булды. Читать дальше...

Мәрхүм һәм авыр хәлдәге сабыйлар өчен дога кылу үрнәге - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Көн саен бәла-казалар турында ишетеп, зәңгәр экраннардан күреп торабыз: ату, шартлаулар, су басу, янгын… Нәкъ менә шундый вакыйгалар бу тормышның бер мизгел генә булуын һәм һәр минутның кадерен искә төшерә.⠀ Бүген мондый бәла үзебезгә кагылды. Казанда — зур фаҗига. Вафат булучылар һәм авыр хәлдәге сабыйлар өчен дога кылыйк. «Ләә иләәһә иллә-ллаһүл газыймүл-хәлиимү, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббүд-гаршил-газыйми, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббус-сәмәвәәти... Читать дальше...

Казан таксистлары фаҗига булган мәктәп янына бер сумга илтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның 175нче мәктәбендә бүген булган фаҗига урынына таксилар 1 сумга илтә. Хәзер кайсыбер такси хезмәтләре пассажирларны мәктәпкә кадәр алып бара. Бирегә битараф булмаган кешеләр күпләп җыела. Казанның теләсә-кайсы ноктасыннан мәктәпкә кадәр такси чакыртып була. Хәтта Васильево бистәсеннән дә китерәләр. Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртән Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче гимназиядә атыш булды. Биредә 9 кеше үлде. Аларның җидесе балалар.



Миңнеханов һәм Комаров хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда 175нче мәктәптә булган фаҗигагә бәйле рәвештә хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмә бер минут тынлык белән башланып китте. «Барлык хезмәтләр — Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Прокуратура... Читать дальше...

Дәүләт Советы: Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чаралар күреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Казан мәктәбендә фаҗига корбаннарының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабат мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Читать дальше...

Һадиуллин: Мәктәптә фаҗигагә бәйле мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»).Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәктәбендә ату нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин «зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен» теләде, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә. «Безгә бу вакыйганы кабул итү авыр — барлык укытучылар Казанның Совет районындагы 175нче гимназиясендә булган фаҗигадан тетрәнде. Без балаларны, укытучы һәм белем йорты хезмәткәрен югалттык. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә ату вакытында яраланган балалар белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 175нче гимназиядәге һөҗүмнән соң Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар белән аралашты. «Сез сикердегезме? Кайсы каттан?» — дип сорады республика башлыгы мәктәп укучысыннан. Кыз гимназиянең беренче каттагы тәрәзәсеннән сикереп чыгуын һәм тубык сөяген авырттыруын, хәзер җәрәхәт бераз гына борчуын әйтте. «Анда шундый көчле шартлау булды», - диде ул. Читать дальше...

Прокуратура мәктәптә ату оештыручыга коралның законлы бирелгәнме икәнлеген тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР Прокуратурасы РФ Генераль прокуратурасы йөкләмәсе буенча Казанның 175нче мәктәбендә ату факты турында тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Күзәтчелек ведомствосы бүген иртән белем йортында ату оештырган үсмергә коралга лицензиянең законлы бирелү-бирелмәвен ачыклаячак. Моннан тыш, прокуратура шәһәрнең барлык мәктәпләрендә укучылар һәм персоналның иминлеген тәэмин итү чараларын, шул исәптән... Читать дальше...



Республика ифтарында Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ифтарда катнашучылар Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. «Безнең республикада зур фаҗига. Югалткан кешеләребезне бер минут тынлык белән искә алыйк», — дип мөрәҗәгать итте Президент. Фаҗигагә бәйле рәвештә, республикүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең террорчылыкка каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә. Читать дальше...

Мөфти: Рөстәм хәзрәткә «син дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак» дидем

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге Республика ифтарында, үз гаиләсенә кагылган фаҗигагә карамастан, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнаша. 175нче мәктәптәге атышта «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның баласы яраланган , дип хәбәр иткән идек. «Рөстәм хәзрәт белән сөйләштек. Син килеп, дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак», - дип әйттем Рөстәм хәзрәткә», — дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт журналистларга чара алдыннан. Рөстәм... Читать дальше...

Равил Гайнетдин: Рамазан аенда балаларны үтерү «бөтен кешелекне үтерү»гә тиң

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин сүзләренчә, Рамазан аенда балаларны үтерү гөнаһ ягыннан «бөтен кешелекне үтерү»гә тиңләштерелә. Бу турыда РИА Новости язды. «Изге Рамазан аенда балаларны җәзалаучының бу гамәле хөкемгә тартылып кына калмый, аның гөнаһы бөтен кешелекне үтерүгә тиңләштерелә», — диде Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми YouTube-каналында. Мөфти Россия мөселманнарының Диния... Читать дальше...

Казанда атыш булган сыйныфта укучы малай фаҗига мизгелләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде. «Мин бу сыйныфта идем, утлы корал тоткан кеше безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – дип сөйләде Әхмәт. Укучы сүзләренчә, укытучының гамәлләре зур югалтуларны булдырмый кала алган - ул барысына да парта астына качарга кушкан. «Ул берни кычкырмады да, керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – ди сигезенче сыйныф укучысы. Читать дальше...

Татарстан Президенты хастаханәдә киңәшмәдә: Җирләү чыгымнарын үзебез түлибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ Сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә уза. Алар Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига корбаннары турында сөйләшә. Биредә бүген җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган . Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән. «Барлык түләүләр... Читать дальше...

Казандагы фаҗига корбаннары истәлегенә Мәскәүдә, Петербургта мемориаллар ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта барлыкка килде. Мәскәүдә кешеләр 3нче Котельнический тыкрыгында Татарстан Вәкиллеге янында, Санкт-Петербургта — Васильево утравының 11нче линиясендә Татарстан Вәкиллеге бинасы янында чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куялар. Шулай ук Екатеринбургтагы Татарстан Вәкиллегендә кайгы уртаклашу китабы барлыкка килде. Элегрәк «Татар-информ» Түбән... Читать дальше...

Атыш булган Казан мәктәбендә хәвеф төймәсенә яралы вахтер басарга өлгергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә һөҗүм вакытында вахтер һәм мәктәпнең тагын бер хезмәткәре хәвеф төймәсенә баскан. Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче мәктәбендә атыш булганлыгын хәбәр иткән иде. Җиде бала һәм ике олы кеше һәлак булды. Тагын 21 кеше хастаханәдә. Зыян күрүчеләрнең күбесе - балалар. Күбесе бик авыр хәлдә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗигадән соң мәктәптә булды. 12 май көнне барлык мәктәпләрдә дә дәресләрне гамәлдән чыгардылар, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

«Безнең мирас» журналы хезмәткәрләре күренекле шәхесләр каберләрен зиярәт кылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», « Безнең мирас »). Казан шәһәренең татар бистәсе зиратында журналның һәр санында диярлек исемнәре искә алына торган, фәнни-иҗади мираслары басмабызның йөзек кашы булырлык каләм әһелләре җирләнгән, диелә хәбәрдә. «Кайбер мәрхүмнәрнең каберләрен чистартып, рухларына багышлап дога да кылдык. Татар бистәсендәге зират буенча сәяхәт маршруты алда тәкъдим ителә торган фотоларда», дип хәбәр итә «Безнең мирас» хезмәткәрләре.

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга чыгымнар кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Соңгы елларда беренче тапкыр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга чыгымнар кимегән. «Бу, беренче чиратта, планлы рәвештә техниканы яңартуга бәйле», — ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Марат Җәббаров машина-трактор паркының искерүен тоткарлау өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ел саен кимендә 400 трактор, 150 ашлык җыю комбайны һәм 50 азык җыю комбайны сатып алырга кирәклеген әйтте. «Республикада техника паркын яңарту өчен уңайлы шартлар тудырылды. Читать дальше...

Төркия тышкы эшләр министры Татарстан халкының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 11 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушоглу Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары аша Татарстан башкаласы Казандагы мәктәп фаҗигасе белән бәйле борчылуын, Татарстан халкының кайгысын уртаклашуын белдерде. Төрек министры Төркия дәүләт җитәкчелегенең, Казан мәктәбендә булган фаҗига сәбәпле, Татарстанга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте. Ул бу хакта Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановка да телефон аша белдерүен җиткерде. «Без бу коточкыч һөҗүмдә... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Мурашко мәктәптәге атышта зыян күргән балалар янына хастаханәгә килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Республиканың Балалар клиник хастаханәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.  Шуннан соң ук бирегә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатуында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов килде. Шулай ук хастаханәгә махсус хезмәтләр һәм ведомство, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Алар 19 яшьлек егет атыш... Читать дальше...


Музыкальные новости
Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.





Персональные новости
Владимир Путин

«Есть ответы на вопросы бизнеса»: Хуснуллин об итогах встречи с Путиным на РСПП





Хуҗалыклар басуга агу сибәргә чыгу вакытын умартачыларга хәбәр итеп торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров умартачылар белән үсемлек агуларын кулланучы хуҗалыклар арасында элемтәнең ничек оештырылуын аңлатты. «Умартачылар белән узган елны да бергә эшләдек. Быел да ел башыннан очрашулар уздырдык. Гербицид сибәргә чыгар алдыннан һәр район вәкилләре WhatsApp төркеменә мәгълүматны җибәрә. Кайсы авылда һәм кайсы вакытта эшләр булачагы күрсәтелә. Һәр хуҗалык агрономы, умартачы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле белән элемтә бар»... Читать дальше...

Казандагы фаҗига турында Төркия телевидение каналлары сәгать саен сөйли

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 11 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Казанның 175 нче мәктәбендәге тетрәнгеч фаҗига Төркиянең телевидение каналларында сәгать башы бирелә торган хәбәрләрдә яктыртылып тора. Төркиянең «CNN Türk», «NTV», «EuroNews», «Ulusal Kanal», «TRT HABER», «A haber», «Star Tv», «Haber Türk» телевидениеләре фаҗига турына беренче хәбәрләрне «Казан шәһәрендәге мәктәпкә кораллы һөҗүм», «Казанда утлы һөҗүм», «Россиянең Казан шәһәрендә кораллы һөҗүм», «Россиядә мәктәпкә һөҗүм» дигән башлык белән бирделәр. Читать дальше...

Татарстан Президенты бүгенге фаҗигадә тагын бер кешенең һәлак булганлыгын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигагә бәйле өстәмә мәгълүмат җиткерде. Президент сүзләренчә, нәтиҗәдә җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән. Балалар клиник хастаханәсендә 18 бала дәвалана, аларның кайберләре утлы коралдан яраланган. Табиблар аларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ике олы кеше... Читать дальше...

Татарстанда органик продукция җитештерүче хуҗалыкларга 10 млн сум субсидия бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда ашлама кулланмыйча продукция җитештерүгә күчкән хуҗалыкларга 10 млн сум субсидия биреләчәк. «Республикада үсеш алган яңа юнәлеш — органик продукция җитештерү. Федераль норматив база кабул ителгәннән соң, төбәк законын формалаштыру белән беррәттән, бу юнәлештә эш башланды. Бүген унга якын хуҗалык органик продукция һәм чимал җитештерүгә күчү турында карар кабул итте», — дип сөйләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Читать дальше...

Миңнеханов: Казанда яралыларны дәвалауга федераль медицина үзәкләре ярдәм күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче  гимназиясенә һөҗүм иткәндә зыян күрүчеләрне, кирәк булганда, федераль медицина үзәкләрендә дәвалану өчен, Мәскәүгә китерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Без Мәскәүдән борт көтәбез. Кирәк булганда федераль медицина үзәкләре тарафыннан да ярдәм күрсәтеләчәк», - диде ул. Татарстан Президенты соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә тугыз кеше: җиде сигезенче сыйныф укучысы, бер укытучы һәм гимназиянең бер хезмәткәре һәлак булганлыгын әйтте. Читать дальше...

Сәламәтлек министрлыгы: Казан мәктәбендәге фаҗигадән соң донор каны җитмәү - фейк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казанның 175нче гимназиясендә зыян күргән балаларга кан бирү өчен татарстанлыларны кан тапшырырга чакырган хәбәрләр пәйда булды. Әмма Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында донор канының җитмәвен расламадылар. «Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Татарстан клиникалары бөтен кирәкле, шул исәптән донор каны запаслары белән тәэмин ителгән», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Элегрәк «Татар-информ» Казанның... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Волочкова оправдалась за слитые в сеть снимки: «Ничем никого не удивишь»



Москва

«Диктант Победы» написали на 28 тысячах площадок в 61 стране

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net