Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 26.05.2021

Түбән Кама политехника көллияте 55 еллыгын бәйрәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Түбән Кама Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте ачылуга 55 ел тулды. Бәйрәм концертына ветераннар — беренче төзүчеләр, педагоглар, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар чакырулы иде. Бәйрәм көллият тарихы турында видеоязма карау белән башланып китте. Студентлар үз уку йортларына багышлап иҗат иткән җырларын башкардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте коллективына төп максатларында ... Читать дальше...

Уфада Федор Шаляпин музеен ачарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Уфада Федор Шаляпин исемендәге музей ачу планлаштырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Бездә музейлар ачу һәм танылган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча билгеле бер стратегия бар. Уфаның бу почмагында музей урамы барлыкка килә. Янәшәдә Нестеров музее, бүген Альбанов музее ачылды. Монда безнең тагын ике бина бар һәм аларның берсендә без Уфада яшәгән һәм иҗат иткән күренекле рус опера җырчысы Федор Шаляпин исемендәге музей ачарга карар кылдык. Музейлар буенча башка планнар да бар әле»... Читать дальше...

Министр: Кайбер укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханын кичектерү - вакытлы чара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Югары уку йортларына керми торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары урынына дәүләт имтиханын тапшыру вакытлы чара булып тора. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Законда чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри рәвештә математикадан һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиешлеге язылган», — диде Кравцов. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, югары... Читать дальше...



Казанда «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда татар телендә узган «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. Бүләкләү тантанасын оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ачты. Аның сүзләренчә, әдәби конкурста Казанда укучы 200гә якын бала катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурста катнашучылар шигырь... Читать дальше...

Төмәндә татар ризыклары әзерли торган кафега «Хәләл» таныклыгы тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков «Гурман» кафесы директоры Азат Булатовка «Хәләл» стандарт комитеты таныклыгын тапшырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Гурман» - ислам шәригате нормаларына туры китереп, мөселманнарга милли татар ризыкларын тәкъдим итүче шәһәрдә бердәнбер кафе, диелә бу хәбәрдә. Таныклыкны тапшыру алдыннан берничә очрашу булды, аларда продукция, шул исәптә ит җитештерүдә... Читать дальше...

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында бүген ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте. «Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.

Казанда Кабан күлендә хатын-кыз батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген кичке сәгать дүрттән соң Казанның Төмән урамы тирәсендә Урта Кабан күлендә хатын-кыз батуы турында билгеле булды. Хатынның дус кызы коткаручыларга коенырга килүләре турында сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң ул дустының күренмәвен абайлап алган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Водолазлар төркеме 18.20 сәгатьтә 46 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Читать дальше...

Песошин Идел буе төбәкләрендә торакны капиталь ремонтлау буенча киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләрендә күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк системалары эше турында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында узды. «Күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча төбәк системаларының Идел... Читать дальше...



Дәүләт Думасында дару рекламасын тыярга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). ЛДПР депутаты Максим Зайцев Дәүләт Думасына теле- һәм радиопрограммаларда даруларны рекламалауны тыя торган закон проекты кертте. Бу турыда парламентның түбән палатасы мәгълүматлары базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Закон проектында теле- һәм радиопрограммаларда дару чаралары рекламасын тыю каралган», диелгән документ аңлатмасында. Закон проекты авторы ачыклаганча, дару препаратлары рекламасында аларны куллану зарарлы булырга мөмкинлеге, инструкция... Читать дальше...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан барлыгы 495 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Республикада 1935 елда туган хатын-кыз һәм 1951 елда туган ир-ат коронавирустан үлгән.

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә мәчет өчен өй сатып алып биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Бисерт шәһәр округы составына керә торган шәһәр тибындагы Бисерт бистәсендә мөселман җәмгыяте вәкиле мәчет өчен йорт сатып алган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. Элек бу тирәдә мәчет булмаган, әмма актив мөселманнар барлыкка килгәч мәчеткә ихтыяҗ туган. Мөселманнар Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер бүләк ителгән йорт белән аның территориясен яңа теркәлгән... Читать дальше...

Россиядә йорт хайваннарына коронавирустан прививка ясый башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә ветеринария клиникаларында йорт хайваннарына COVID-19 коронавирусыннан «Карнивак-Ков» вакцинасын ясый башладылар. Бу турыда Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) җитәкчесе киңәшчесе Юлия Мелано сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Россинең кайбер төбкәләрендә ветеринария клиникалары базасында йорт хайваннарына ковидтан прививка ясый башладылар. Кичә шәһәрләргә Россия галимнәре хайваннар арасында... Читать дальше...

1 июньдә Казан циркында «Созвездие-Йолдызлык» иң яхшы чыгышларын күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара балаларны яклау көнендә Казан дәүләт циркында «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була. «Матур тамаша, шулай ук сабын күбекләре һәм курчаклар белән күңел ачу уеннары көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә бушлай туңдырма өләшенәчәк», — ди фестивальнең матбугат үзәге. Традиция буенча, Балаларны яклау көнендә республика җитәкчелеге вәкилләре быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең... Читать дальше...

Тарих институтында «Татар теле — фән теле» дип аталган семинар була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 31 майда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясенә багышланган «Татар теле — фән теле» темасына семинар була. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чыгышлар өчен бишәр минутлык регалмент билгеләнә. Биредә түбәндәге сораулар буенча фикер алышу була: Татар теле — фән теле: тарихи экскурс Татар теленең фән теле буларак бүгенге көндә кулланылышы, потенциалы Татар телендә терминология мәсьәләсе: тарих һәм... Читать дальше...

Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларны дәүләт ярдәме чараларын активрак файдаланырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар җитәкчеләренә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдалану, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 477 млн. Читать дальше...

Путин йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия Ппрезиденты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы закон эшләргә кушкан иде. Бүген ул шул законны имзалады. Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Документ нигезендә, 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү алачак (Россия буенча уртача 5,6 мең сум). Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта 27 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Нурлатта яшәүче 27гаиләгә яңа фатир ачкычларын тапшырды. Волков урамындагы өч катлы йорт нефть тармагы хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Шулай ук Татарстанның Нурлат районына сәфәре вакытында парламент җитәкчесе социаль әһәмиятле объектлар эшчәнлеге белән танышты. «Һәр гаилә өчен иң бәхетле минутлар яңа фатирдан ачкычлар алган мизгелләр һәм өй туе белән бәйле дип уйлыйм. Гомумән алганда, бүген Нурлатта уңай үзгәрешләр күп. Читать дальше...

Миңнеханов Химиклар көнендә: Предприятиеләрнең үсеше – ул Татарстанның чәчәк атуы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада химикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бәйрәм чарасы «Нефтехим арена» боз сараенда узды. «Соңгы елларда Түбән Камада Химиклар көнен матур тантана белән генә билгеләп үтмибез. Бүген без «Танеко» да өч зур проектны гамәлгә ашырдык һәм берсе — "Түбән Кама Нефтехим“да. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча производстволар, гаять зур инвестицияләр», — диде Татарстан Президенты. Мондый зур проектларны... Читать дальше...

«Тандем» сәүдә үзәгендә хуҗасыз сумка табылу сәбәпле, кешеләрне урамга чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге сәгать өчләр тирәсендә Казанның «Тандем» сәүдә үзәгенең беренче катында шикле предмет — сумка табылуы турында хәбәр ителде. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре 2 мең кешене һәм 100 персоналны урамга чыгарды.


Музыкальные новости
Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней





Персональные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналистлар йортында танылган тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның иҗат кичәсе үтә. Очрашу 27 майда, 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Кичә «Җырларымда — җирсүем» дип атала. Бу — Илдар Кыямовның Татарстан китап нәшриятында бастырылган шигырьләр җыентыгының да исеме. Иҗат кичәсендә Илдар Кыямовның коллегалары, якташлары катнашачак, дәрәҗәле кунаклар көтелә.

1 октябрьдән Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 2021 елның 1 октябреннән чакырылыш һәм  контракт буенча да хезмәт итүче Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары 1,037 тапкырга арттырылачак. Россия Хөкүмәтенең шул турыдагы 772нче карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Карар буенча шулай ук Росгвардия, эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы органнары, янгын сүндерү, таможня хезмәткәрләре һәм башкаларның хезмәт хакы арту каралган.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы коронавирустан прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәрнең 18нче хастаханәсе битендә хәбәр ителә. «Дөресен генә әйткәндә, мин коронавирусны өйгә - әти-әниләр, якыннарыма алып кайтудан куркам. Аларны сакларга кирәк. Мин үзем җиде-сигез ай элек коронавирус инфекциясе белән авырдым. Хәзер мин тикшерендем, иммунитет бик зәгыйфь, Covid-19 вирусына каршы торырлыгы юк диярлек», — диде табиб. Читать дальше...

Миңнеханов Түбән Камада «Йорт янында эш» проектын гамәлгә ашыру белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Йорт янында эш» проекты белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект төрле шартлар буенча сәнәгать зонасына эшкә йөри алмаган шәһәр халкын эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Яшь әниләр, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен торак йортлар белән янәшә кабель-жгут продукциясе җитештерү мәйданчыклары ачыла, аларны эшләргә кул хезмәте кирәк. Читать дальше...

Башкортстандагы «Әр-Рәхим» мәчете ачылышында беренче азанны Элвин Грей әйтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Башкортстанда «Әр-Рәхим» мәчете ачылган көнне беренче азан Элвин Грей (Радик Юльякшин) тавышы белән яңгыраячак. Бу хакта артист үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза «Башинформ». Ул шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булуы турында сөйләде. «Ризван Даниял улы Согуд Гәрабстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре фондлары, шулай ук Россия меценатлары белән... Читать дальше...

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган. Автокаладан агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, кыз җиденче каттан йортта урнашкан кибет түбәсенә егылган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә. Хәбәрче сүзләренә караганда, хәзер бу хәлнең төрле фаразлары карала. «Фаразлар төрле, күп. Кемдер аның селфи ясаганын, шул чакта артка чигенүен һәм егылып төшүен әйтә»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи



Москва

Полянский обратил внимание на пост экс-главы МИД Линкявичуса о Крымском мосту

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net